Логотип «Мәйдан» журналы

Россиянең тышкы эшләр министрлыгы: паралимпиадада Россия әләмен күтәреп чыккан белорус кешесенә фатир бүләк итәләр

Паралимпиада-2016 ачылу тантанасы вакытында Россия әләмен күтәреп чыккан белорус кешесе Андрей Фомочкинга фатир бүләк итәчәкләр. Бу хакта Россия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова...

Паралимпиада-2016 ачылу тантанасы вакытында Россия әләмен күтәреп чыккан белорус кешесе Андрей Фомочкинга фатир бүләк итәчәкләр. 
98f5273b2b2f2c6936ea70758c985857.e7b3df8d2521429058af50ff07f8cef7
Бу хакта Россия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, бер россияле шундый тәкъдим белән чыккан. Ул Андрей Фомочкинның бу гамәленә сокланып, аңа фатир бүләк итәргә ниятләгән. Әлеге шәфкать иясе бу эшендә Россия тышкы эшләр министрлыгыннан ярдәм сораган.
«Барысын да сөйләп тормыйм. Әмма шуны әйтәм, фатир чынлап та бар, әзер йортта урнашкан - шәхсән үзем тикшердем», - дип ассызыклады Захарова.
Шулай ук,  белорус якын арада «серле Монте-Кристо» белән танышырга Мәскәүгә килергә җыена, дип белдерде ведомство вәкиле.
Чыганак: http://runews24.ru/

Комментарийлар