Алар – конкурсның төбәк этабында абсолют җиңүче булган кешеләр. Беренче урынга ике укытучы лаек булды. Ул да булса – Казанның 90нчы гимназиясе тарих укытучысы Иван Филатов һәм Яр Чаллының 26нчы гимназиясе җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Әхмәтҗанова. Җиңүчеләр 400 мең сум күләмендәге төп бүләккә лаек булды.
Алар көз көне Самарда узачак “Россиянең ел укытучысы” бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәчәк.
Комментарийлар