Логотип «Мәйдан» журналы

Россиялеләрне кибетләрдәге промоакцияләр буенча тапшырыла торган уенчыкларның зыяны турында кисәттеләр

Уенчыкларны азык-төлек кибетләрендә өләшәләр.Россиянең «Магнит», «Пятерочка», «Перекресток» һәм «Лента» кебек күп кенә кибетләрендә сатып алганда, балалар өчен еш кына кечкенә уенчыклар: «Скрепыши», «...

Уенчыкларны азык-төлек кибетләрендә өләшәләр.
skrepyshi
Россиянең «Магнит», «Пятерочка», «Перекресток» һәм «Лента» кебек күп кенә кибетләрендә сатып алганда, балалар өчен еш кына кечкенә уенчыклар: «Скрепыши», «Стиратели» һ.б. лар бирелә. Мондый сюрпризлар балалар сәламәтлегенә зыян китерергә, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип чаң кага белгеч-экологлар.  Эш шунда ки, мондый «бүләк» төрелгән кәгазьләр эшкәртелми һәм икенчел чималның бөтен партиясен бозарга мөмкин.











Белгечләр кисәтә: «уенчыклар» ПВХдан —  бисфенол А, фталат, терекөмеш, кадмийдан торган куркыныч пластиктан ясалган. Моннан тыш, тикшеренүләр күрсәткәнчә, фталатлар матдәләр алмашын боза һәм диабет, симерү, балага уза алмау, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре бозылуга китерергә мөмкин. Бу матдәләр авырлы хатын-кызлар һәм кечкенә балалар сәламәтлеге өчен аеруча куркыныч.
«Скрепыши», «Стиратели» һәм «Мини-Лента» Сезнең балаларыгызны бәхетле итмәячәк. Аларга үз вакытыгызны бүләк итегез, әгәр дә инде бик телисез икән – уннарча зарарлы булган әйбер урынына сыйфатлы бер уенчык алып бирегез, – дип чакыра Greenpeace әти-әниләрне.

 
Фото: skrepyshi.ru

https://letidor.ru/ сайтыннан

Комментарийлар