Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә яшәүчеләргә Яңа елны гаилә белән каршыларга киңәш иттеләр

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова Россия халкына Яңа ел бәйрәмен гаилә белән каршыларга киңәш итте. Җәмәгать урын...

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова Россия халкына Яңа ел бәйрәмен гаилә белән каршыларга киңәш итте. Җәмәгать урында бәйрәм иткән очракта, битлек кию мәҗбүри булачак.903883843d6f2a01631343c51f0de593
«Коллективта, гаиләдә һәркөнне аралашкач, безнең арада элемтә бар дигән сүз. Мин Яңа елны бүген үзара аралашкан кешеләр белән бергә каршыларга тәкъдим итәр идем. Бу кешеләр вирус ягыннан үзара таныш инде», — дигән Попова «Комсомольская правда» радиосы эфирында.
Роспотребнадзор башлыгы кунакка йөрми торырга өнди. «Мин үземнең гаиләмә кунакка йөрергә киңәш итмим һәм без алай итмәячәкбез», — дип билгеләп үтте ул.
«Әйе, һава торышына карап, мөмкин кадәр саф һава, шәһәр читендә булу, актив спорт төрләре… Вакытны балалар белән саф һавада үткәрергә була, ләкин үз гаиләң белән булу хәерле. Әгәр дә инде җәмәгать урыны булса, битлек кияргә кирәк», — дип ассызыклады ул.
Анна Попова вирусның кешедән кешегә йокканын искә төшерде. «Бу авыр вирус, шактый зур. Ул кечкенә генә лайла белән күчә, без аны күрми калубыз да ихтимал. Тамчылардан болыт барлыкка килсә дә күчә, бу — аэрозоль болыт. Бәйрәм табыны артында утырганда, үзара аралашканда, үбешкәндә, сөйләшкәндә озак утырыла. Мондый урында нинди битлек, нинди аралык, бигрәк тә бәйрәм өстәле янында, төн уртасында», — диде Попова.
Аның сүзләренчә, бәйрәм өстәле куркыныч зонасы була. «Үзенең чире турында белмәүче бер кеше булса… Ул рәхәтләнеп аралаша һәм аның белән бер табында утырган кешеләр Раштуа бәйрәме җиткәндә сәламәтлек ягыннан җитди проблемалар белән очрашуы мөмкин. Менәй шул очракта куркыныч зур», — ди ул.

Фото: vk.com


https://tatar-inform.tatar/news/health/09-12-2020/rossiyad-yash-chel-rg-ya-a-elny-gail-bel-n-karshylarga-ki-sh-ittel-r-5791383

Комментарийлар