Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү кертергә җыеналар

Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен барлык хезмәтләрне бер түләү кәгазенә берләштерергә ниятлиләр. Бу хакта «Известия» газетасы яза.Шул хактагы закон проекты РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык...

Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен барлык хезмәтләрне бер түләү кәгазенә берләштерергә ниятлиләр. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
1_528097
Шул хактагы закон проекты РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан әзерләнгән. 19 июньдә аны бер төркем парламентарийлар Дәүләт Думасына тапшырган. Бердәм түләү документының максаты гражданнар өчен торак-коммуналь идарәсенә тотылган чыгымнарны бәяләүне гадиләштерү һәм хакимият өчен тарифлар үсешен контрольдә тотудан гыйбарәт, дип искәртә басма.
Бердәм түләү документында «йорт белән идарә иткән өчен, йортны карап тоту һәм агымдагы ремонт, коммуналь хезмәтләр һәм ресурслар, капиталь ремонт һәм чүп чыгарган өчен взнос» кебек графалар барлыкка килергә тиеш. Бүгенге көндә кайбер төбәкләрдә яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен берничә түләү кәгазе ала.
Газета сораштырган экспертлар фикеренчә, закон проектының хәзерге варианты исәпләү үзәкләренә үз хезмәтләренең бәясен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, бу исә тарифларның үсешенә китерәчәк.

Фото: ачык чыганаклардан

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/15/195349/

Комментарийлар