Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифларны индексациялиләр

Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифлар артачак. Индексация РФ Хөкүмәтенең узган елдагы боерыгы нигезендә үткәрелә.Шул ук вакытта, илнең һәр төбәгендә торак-коммуналь хуҗалыг...




Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифлар артачак. Индексация РФ Хөкүмәтенең узган елдагы боерыгы нигезендә үткәрелә.

фото: Султан Исхаков/ИА Татар-Информ




Шул ук вакытта, илнең һәр төбәгендә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләү күләме үзгәрүдә үзләренең максималь индексы билгеләнгән.




Ненец автономияле округында тарифлар — 2,4, Санкт-Петербургта — 3,8, Мәскәү өлкәсендә – 4,1, Мәскәү шәһәрендә — 5, Чечня Республикасында 6,5 процентка артыр дип көтелә.




Татарстанда исә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифлар 4 процентка күтәреләчәк. Бу Россия буенча уртача дәрәҗәгә тәңгәл булачак.




Аерым алганда, республикада газга уртача тариф – 3, җылылык энергиясенә – 3,3, су белән тәэмин итүгә 2,9 процентка артачак.




 

Комментарийлар