Логотип «Мәйдан» журналы

Россия туристлары өчен Төркиядә ял итү альтернативасын эшләгәннәр

Россия туристлары арасында Кытайның популяр Хайнань курорты кунакханәләре туристларны Төркиядә гамәлгә ашырыла торган all inclusive ("барысы да кертелгән") системасы белән җәлеп итәргә булган. Шул хак...

Россия туристлары арасында Кытайның популяр Хайнань курорты кунакханәләре туристларны Төркиядә гамәлгә ашырыла торган all inclusive ("барысы да кертелгән") системасы белән җәлеп итәргә булган. Шул хакта Санья шәһәренең халыкара туристик сервис директорлар советы президенты Ван Дон Чин хәбәр итә. Аның сүзләрен Россия туроператорлары Ассоциациясе сайты китерә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
otdyx
Аның сүзләренчә, Россия туристлары Хайнаньдагы чит ил туристларының өчтән берен тәшкил итә. Ван Дон Чин белдергәнчә, башта "all inclusive"ны дүрт һәм биш йолдызлы кунакханәләрдә кертергә планлаштыралар, ә аннары бу өч йолдызлы кунакханәләргә дә кагылачак. Ул шулай ук "барысы да кертелгән" системасы аркасында кунакханәләр бәясенең сизелерлек артмаячагына ышандырды. Әйтик, алты көнгә ике турны 50 мең сумга сатып алырга мөмкин.
Элегрәк Россия рестораторлары һәм отельерлар федерациясе президенты Игорь Бухаров белдергәнчә, Россия халкы кунакханәләрдә all inclusive системасыннан бик теләп файдалана.
"All inclusive системасын куллануның икенче сәбәбе - россиялеләрнең чит телләрне начар белүе. "Менюда нәрсә язылганы аңлашылмый, кешеләр моның нәрсә икәнен аңламыйлар. Ә all inclusive системасы вакытында алар барысын да күрә һәм тыныч кына алалар", - диде Бухаров.

Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/23/195794/

Комментарийлар