Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Төркиядән борыч белән гранат кертүне тыйды

Россия Ветеринария һәм фитосанитария өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт – Россельхознадзор 17 марттан Россия Федерациясенә Төркиядән борыч белән гранат кертүгә чик куйды.“Россельхознадзор, Тө...

Россия Ветеринария һәм фитосанитария өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт – Россельхознадзор 17 марттан Россия Федерациясенә Төркиядән борыч белән гранат кертүгә чик куйды.
“Россельхознадзор, Төркия Республикасыннан Россия Федерациясенә системалы рәвештә Россия өчен карантин объекты саналган зыянлы организмнар белән зарарланган продукция китертелүе белән бәйле, 2016 елның 17 мартыннан Россиягә, шул исәптән 3 нче илләр аша, Төркия Республикасында үстерелгән продукцияне - борыч һәм гранатны кертүне вакытлыча тыя. Шушы күрсәтелгән продукция партиясенең 17 мартка кадәр бушатылганы Россия Федерациясе территориясенә продукция контроль-күзәтчелек чаралары һәм лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча кертелергә мөмкин”, - диелгән ведомствоның аңлатмасында.
800px-Green-Yellow-Red-Pepper-2009  i (19)
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар