Логотип «Мәйдан» журналы

«Россия тәмнәре» брендлар бәйгесендә каклаган каз һәм чәкчәк җиңү яулады

«Россия тәмнәре» азык-төлек продуктлары төбәк брендларының беренче илкүләм бәйгесендә Татарстан тәкъдим иткән каклаган каз һәм чәкчәк җиңүче дип табылды. Конкурска нәтиҗә ясау тантанасы бүген Мәскәүдә...

«Россия тәмнәре» азык-төлек продуктлары төбәк брендларының беренче илкүләм бәйгесендә Татарстан тәкъдим иткән каклаган каз һәм чәкчәк җиңүче дип табылды. Конкурска нәтиҗә ясау тантанасы бүген Мәскәүдә онлайн-режимында узды.avyl
Каклаган каз «Тәмле әйбер янәшәдә» номинациясендә – беренче, чәкчәк исә «Татып кара, яратырсың» номинациясендә икенче урынга лаек булды.
«Әлеге проект Россиядә җитештерелгән продуктларга яңа күзлектән карарга һәм, асылда, илебезнең уникаль гастрономик картасын формалаштырырга мөмкинлек бирде. Конкурсның көчле һәм күпләр таный торган брендларны ачыклауга бәйле бурычы Россия Президенты йөкләмәсен үтәүнең мөһим өлеше булды», - диде тантанада РФ авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев.
 

Фото: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы


https://tatar-inform.tatar/news/society/08-12-2020/rossiya-t-mn-re-brendlar-b-ygesend-kaklagan-kaz-m-ch-kch-k-i-yaulady-5791086

Комментарийлар