Логотип «Мәйдан» журналы

Россия шәһәрләрендә стандарт көрәш чараларына каршы тора алучан тараканнар үрчи

Россия шәһәрләрендә тараканнарга каршы озак вакыт дәвамында бер үк стандарт көрәш чараларын кулланганга күрә, әлеге бөҗәкләр күпләп үрчи башлаган. Бу хакта Роспотребнадзорның дизинфектология институты...


Россия шәһәрләрендә тараканнарга каршы озак вакыт дәвамында бер үк стандарт көрәш чараларын кулланганга күрә, әлеге бөҗәкләр күпләп үрчи башлаган. Бу хакта Роспотребнадзорның дизинфектология институты хезмәткәре Светлана Рославцевага сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.


0144

Радиостанция мәгълүматы буенча, тараканнар зур шәһәрләрдә яшәүчеләр көн саен күпләп чүп-чар калдырганга үрчи башлаган. Бу проблема кафе һәм азык-төлек кибетләре урнашкан күп катлы йортларда яшәүчеләр өчен аеруча актуаль.


Рославцева сүзләренчә, таракан популяцияләренең күбесендә резистентлык бар. Бөҗәкләргә каршы бер үк чараны озак кулланганга, тараканнарда каршы торучанлык үзлеге барлыкка килгән.


Аның фикеренчә, бөҗәкләргә нәтиҗәле каршы тору өчен, составы буенча башка төрле чаралар, бигрәк тә органик булмаган матдәләр кулланырга кирәк.


Белгечләр бор кислотасы булган алдавыч җимгә игътибар итәргә киңәш итә. Моннан тыш, диатомит һәм бор кислотасын үз эченә алган препаратлар бар, диелә бу хәбәрдә.

 
Фото: pixabay.com

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар