Логотип «Мәйдан» журналы

Роспотребнадзор иң яхшы антисептикларны атады

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре антисептикларның нәтиҗәлелеген өйрәнде һәм иң яхшыларын атады. Бу хакта федераль хезмәт сайтында хәбәр...



Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре антисептикларның нәтиҗәлелеген өйрәнде һәм иң яхшыларын атады. Бу хакта федераль хезмәт сайтында хәбәр ителә.


antiseptikКулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, коронавирус төрле өслекләрдә 48 сәгатьтән артык «яши» һәм зарарлану чыганагы булып хезмәт итә ала. Әмма зарарланган өслекләрне дезинфекция чаралары белән эшкәртү тормышка сәләтле вирус кисәкчекләрен юкка чыгара.


«Барлык дезинфекция чаралары да вирусны тиз һәм нәтиҗәле үтерә», — диелә хәбәрдә.




Этил һәм изопропил спирты, 30 процентлы концентрация булганда да, 30 секунд эчендә миллионлаган вирус кисәкчекләрен юк итәргә мөмкин. Хлорлы дезинфектантлар да шундый ук нәтиҗәлелеккә ия, алар берничә дистә секунд эчендә өслекне тулысынча зарарсызландыра.




Өченчел һәм дүртенчел аминнар нигезендә эшләнгән дезинфектантлар вируслы кисәкчекләрнең тормышка сәләтен берничә минут дәвамында югалта.


 
Фото: «Татар-информ»

https://tatar-inform.tatar/news/society/27-07-2020/rospotrebnadzor-i-yahshy-antiseptiklarny-atady-5759572

Комментарийлар