Логотип «Мәйдан» журналы

Рио-де-Жанейродагы Олимпия авылында Россия байрагы күтәрелде

Рио-де-Жанейродагы Олимпия авылында Россия байрагы күтәрелде. Тантанада Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков, Россия делегациясе җитәкчесе Игорь Казиков, спортчылар һәм тренерлар катнашт...

Рио-де-Жанейродагы Олимпия авылында Россия байрагы күтәрелде.
6667
Тантанада Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков, Россия делегациясе җитәкчесе Игорь Казиков, спортчылар һәм тренерлар катнашты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Риодагы Олимпиада сайтында Россия спортчыларының исемлеге дә бирелде. Исемлеккә 178 олимпия программалары буенча чыгыш ясаучы 280 спортчы кергән. Бу составта Риодагы уеннарга кертелмәгән көрәшче Виктор Лебедев һәм каноэда йөзүче Андрей Крайтор белән Иван Штыль бар. Алар Олимпиадага путевка алу өчен өстәмә чыгышларда дәгъва кылачаклар.
Уеннардан читләштерүгә каршы апелляция биргән Виктор Лебедев, йөзүчеләр Владимир Морозов, Никита Лобинцев, Юлия Ефимова һәм тагын башка кайбер спортчыларның язмышын Спорт арбитраж суды (СAS) хәл итәчәк.
Олимпиаданың ачылышы Рио-де-Жанейровның “Маракана” стадионында 5 августта башлана. Россия байрагын волейболчы Сергей Тетюхин күтәреп барачак. Ярышлар 21 августка кадәр дәвам итәчәк.
Халыкара олимпия комитеты Россия спортчыларын Олимпия уеннарына керү-кертмәү турындагы карар кабул итү хокукын халыкара спорт федерацияләренә тапшырган иде. Элек допинг куллануда гаепләнгән спортчылар Риодагы уеннарга кертелмәскә мөмкин.
Халыкара олимпия комитеты башлыгы Томас Бах Россия уенчылары өч катлы фильтр үтәргә тиеш дип белдергән иде. Беренче баскычта спортчыларны халыкара федерацияләр, икенчесендә Россия олимпия комитеты тикшерә. Спортчыларны уеннарга кертү турындагы соңгы карарны, бәйсез экспертлар һәм Спорт арбитраж судына таянып, Халыкара олимпия комитеты кабул итә.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар