Логотип «Мәйдан» журналы

Ринат Рахматуллинны ни өчен "Мишәрләрем"нән төшереп калдырганнар?

Җырчы Ринат Рахматуллин "Мишәрләрем" проектының Уфа һәм Оренбург шәһәрләрендә узган концертларында чыгыш ясамады. Артист үзе моны менә ничек аңлата:- 22 октябрьдә – Уфада, 23 октябрьдә Оренбургта "Миш...

Җырчы Ринат Рахматуллин "Мишәрләрем" проектының Уфа һәм Оренбург шәһәрләрендә узган концертларында чыгыш ясамады.
Q-HP5D25Y_Q
Артист үзе моны менә ничек аңлата:
- 22 октябрьдә – Уфада, 23 октябрьдә Оренбургта "Мишәрләрем" концертында катнашырга тиеш идем. Бу турыда миңа 2 ай алдан хәбәр итеп куйдылар. Ләкин миндә интуиция көчле, нидер буласын сизендем. Концертка 4 көн кала, мине концертта катнаштыра алмаулары өчен гафу үтенеп, проект авторы СМС-хәбәр җибәрде. Шалтыраткач, телефонын алмады, бары тик СМС аша гына аралашты. Моны ул заллар тулы булмау сәбәпле, артистлар составын кыскарту белән аңлатты. Җитәкченең хәленә кереп, гонорарны минимумга кадәр төшердем, алай да ризалашмады. Аннан соң афиша, рекламалардан исемемне алуны үтендем. Ник дигәндә, тамашага килүчеләрнең яртысы мине күрергә дип килә. Үземә дә күп кеше "Нигә килмисез, сез булмагач, бармыйбыз", дип язды. Икенче яктан, минем исем белән концертка кеше җыю матур күренеш түгел. Мин булмагач, "Ринат Рахматуллин килмәде" дип сөйләшүләре бар, шуңа күрә тамашачыма барысын да аңлатып интернетка видеоязма урнаштырдым. Хәзерге вакытта мин гастрольләрдә. Болай буласын белсәм, 22, 23 октябрьгә концертлар билгеләгән булыр идем, – дип сөйли Ринат Рахматуллин.
"Мишәрләрем" концертына сатылган билетларның икенче ягында "оештыручылар артистны башка башкаручыга алыштырырга хокуклы" дип язылган. Тамашачы әлеге концертка билет ала икән, димәк, бу белдерү белән килешә, дигән сүз.
Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов исә "мин бу чараның рәсми оештыручысы түгел", дип комментарий бирүдән баш тартты, дип яза Интертат.ру.

Комментарийлар