Логотип «Мәйдан» журналы

Ринат Мостафин: «Максатым – чиста ризык үстерү»

Татарстанда авыл хуҗалыгы, аерым алганда игенчелекнең, җир эшкәртү торышының башка регионнар белән чагыштырганда югары дәрәҗәдә булуын бик күпләр әледән-әле искәртеп тора. Татар, Татарстан халкы эшчән...

Татарстанда авыл хуҗалыгы, аерым алганда игенчелекнең, җир эшкәртү торышының башка регионнар белән чагыштырганда югары дәрәҗәдә булуын бик күпләр әледән-әле искәртеп тора. Татар, Татарстан халкы эшчән, баш күтәрми эшли. Бу күренешне башка халыклар да таный, инкарь итми. Әйе, тырыш хезмәт кенә җимеш китерә. Татарстан Республикасының Атказанган мелиорация хезмәткәре Ринат Сәгыйрь улы Мостафин белән танышкач, аның җир биләмәләрен күргәч, моңа без тагын бер кат инандык.
Р.С.Мостафин тумышы белән Мамадыш якларыннан. Әлегәчә шушы төбәктә яши, шушында тамыр җибәргән дип әйтергә була аның хакында.
59_IMG_0147
Безне Ринат Мостафин нинди эшчәнлеге белән кызыксындырды соң? Ә аның башкарган һәм соңгы елларда гына башлап җибәргән эшләрендә кызыксынырлык, карарлык нәрсәләр күп. Мисал өчен, җиләк үстерүче фермер хуҗалыклары турында Татарстанда әллә ни мәгълүматлар күренми. Гектарлаган яшь алмагач үсентеләре утыртучылар хакында да сүзләр ишетелми. Мамадыш ПМКсы, шул ук вакытта «Мостафин КФХ» ширкәте җитәкчесе Ринат Сәгыйрь улы соңгы елларда җиң сызганып, җиләк һәм алма үстерү эшенә кереште. Шунысын да искәртик, моңа кадәр дә Р.С.Мостафин җитәкчелегендә алда әйтелгән ширкәт һәм Түбән Яке авылы җирләрендә иген иктеләр. Ә менә җиләкләр, алмагачлар үстерү белән шөгыльләнә башлау, чыннан да, беркадәр яңалык. Бу эшне башлап җибәрергә генә кирәк. Аннан соң инде җимешен алу, аны урнаштыру, нәтиҗәсен күрү зарур. Менә бит, безнең тирәдә җиләк яки алма үстереп, зур табышка ирешкән фермерларны күргән юк иде. Дөрес, совет чорларында шушы юнәлештә эшләүче хуҗалыклар булды. Ә монда яңа җирдә, яңа яланда «импортны алыштыру» сәясәте барган чорда яңа юнәлеш алына. «Мостафин КФХ» ширкәтендә игенчелек, яңа тармак – җиләк, алма үстерү белән бергә умартачылык, буаларны яңарту, мелиорация эшен дә җайга салып киләләр. Башкарылган, башкарыласы эшләр хакында, әлбәттә инде, җитәкченең үзенә – Ринат Сәгыйрь улы Мостафинга сораулар бирәбез.
– Ринат әфәнде, эшмәкәрлек, фермерлыкка кереп китүнең үзенчә тарихы да бардыр инде. Кыскача гына шуны бәян итсәгез иде.
– Миңа Татарстан делегациясе составында Венгриядә эшлекле сәфәрдә булырга туры килде. Андагы авыл хуҗалыгы системасы бездәгедән алдынгырак санала бит. Мөмкин булганча, Венгрия фермерлары эше белән якыннан танышырга тырыштым. 2001 елда, 300 гектар чамасы җир алып, фермер хуҗалыгы оештырып җибәрдем. Бераздан безгә «Старый Мельник» оешмасы да кушылды. 2013 елга кадәр игенчелек белән генә шөгыльләндем дияргә була. Бәрәңге һәм кәбестәсен дә үстердек. Бу ризыкларны безнең тирәгә чит илләрдән кертмиләр, үзебезнеке. Ә менә алма, чия, грушаларны гел-гел чит илләрдән кертәбез. Читтә үскән ризыкка әллә ни ышанып җитмим мин. Бер семинар истә калган. Анда Голландия вәкиле чыгыш ясады. Әйтүенчә, аларда җимеш җитешкәнче, 21 төрле химик һәм органик матдә кертеп үстерәләр икән. Монда ашлама да керә. Бу – бик күп. Җиләк-җимеш белән бергә ул матдәләр безнең организмга да эләгә. Без менә үсентеләребезгә тиешле ашламаларны гына кертәбез. Зарарлы бөҗәкләрне, корткычларны юк итү өчен. Тиз, күп булсын дигән өмет белән зарарлы матдәләр, пестицидлар кертүгә каршы мин. Максатым – чиста, агусыз ризык үстерү. Шуңа әлеге юнәлештә эшли башладым. Башта аздан башладым. Өченче ел бер гектардан артыграк җирдә алмагачлар утырттык. Матур гына үсәләр. Менә быел кайберләрендә алмалар да күренә. Күңелгә «килеп чыкты бит» дигән шатлык тойгылары керде. Алмаларны авыз иттек, бик тәмлеләр. Быел менә тагын ун гектарлап җиргә алмагач утырттык. Хөкүмәт тә субсидия бирәбез, дип кызыксындырды. Әле минем ПМКда да төп эшем бар. Анда йөзгә якын кеше эшли. Шушында эш булмый торган арада алмагачлар, җиләк, буалар белән шөгыльләнәбез. Менә 60 мең төп алмагачны, унбер гектарга якын җиләкне ПМК халкы белән утырттык.
– Ринат әфәнде, алмагачлар әле җимеш бирә генә башлаганнар. Ишетүебезчә, җиләктән инде беркадәр табыш та алгансыз. Уңыш ниндирәк?
– 2014 елда бер гектар өч сутый җирдә утырткан үсентеләрдән 2015 елда тонна ярым гына җиләк алдык. Ә быел шушы ук җирдән алты тонна җыйдык. Яз көне генә утырткан ун гектар җиребез ике тонна уңыш бирде. Шушы күренеш алдагы елга өмет уята. Ни өчен җиләк җиренең күләмен арттырдым? Бөртеклеләр белән генә шөгыльләнгәндә гаять зур көч китә. Яздан басуда. Сукалыйсың, тырмалыйсың, чәчәсең, ашламасын кертәсең, корткычка каршы көрәшәсең, урасың, сугасың һәм ташыйсың. Ә җиләккә су китерәсең, корткычларга каршы тиешле препаратлар кулланасың. Җәй буена бер гектарга өч центнер хисабыннан ашлама кертелә. Аннан инде монда кул көче белән генә башкарыла торган эшләр кала. Эшче көчләрне күрше авыллардан, Урта, Кече Кирмәннән, Мамадыштан да вахта белән китерәбез. Шулар көче белән җиләкне тулысынча җыеп алдык. Җиләкне Мамадыш халкы яратып ашады. Артып калганын Чаллы, Түбән Камага озаттык. Казаннар да безнең җиләк белән сыйланды.
– Димәк, әлегә булган уңышны кая урнаштыру проблемасы юк?
– Әйе, быел андый кыенлык булмады. Шунысын да искәртим, быел «Мостафин КФХ» ун тонна чамасы җиләк үстереп алды. Алдагы елда исә гектарыннан биш-алты тонна гына алсак та, якынча алтмыш тоннага җыела. Менә шушы күләмдәге уңышны урнаштыру хакында инде бүгеннән үк уйланырга җирлек бар. Эшкәртү заводы төзү турында фикерләшәбез. Бүген «Мостафин КФХ»да 500 гектарлап җир бар. Җирләр өстәлә тора.
– Ринат әфәнде, күз тимәсен, зур эшләр башлагансыз. Билгеле булганча, зур эшләр кешеләр белән башкарыла. Шул хезмәт кешесенә сездә караш нинди?
– Мөгаен, зарланучылар юктыр. Яздан бирле менә көзгә кадәр көненә берәр мең сум түләп килдек. Аена 25-30 мең сум алучылар да бар. Хезмәт хакын вакытында түләп барам. Хезмәткәрләребез, эшчеләребез дә бик тырыш. Өч оешмада «Мостафин КФХ», «Старый Мельник» һәм Мамадыш мелиорациясендә (әлеге оешмага да Р.Мостафин җитәкчелек итә) йөзгә якын кеше эшли. Шуларның берсен дә этеп-төртеп эшләтәсе юк. Һәрберсе вакытында килә, эшен белеп башкара. Коллективның яртысы диярлек үзем белән 1979–1980 елларда эшкә кергән халык. Инде пенсия яшенә җитеп киләбез. Тракторчылар да, инженерларым да, мастерларым да, шоферлар да – күбесе бергә уйнап үскән чордашлар. Ләкин бездә пенсия яшенә җиткәннәр генә эшли, димәс идем. Яшьләр дә бар. Иллегә илле. Яшьләрне күбрәк тартырга кирәк дип уйлыйм. Аларга күбрәк тә түләү зарурдыр. Бүгенге яшьләрнең акчага мөнәсәбәте бүтән төрле, алар күбрәк сорый. Мәсәлән, кемнәрдер миңа килеп хезмәт хаклары белән кызыксына. Көнгә 1000-1500 сум дисәң, юк, аларга өч-дүрт мең сум кирәк. Андыйлар да бар. Тагын да югары сораучылары яшьтән үк акча белән бозыла башлаучылардыр, дигән уйлар да туа. Әйтеп киттем, эшчеләребезнең төп өлеше тырыш, хезмәт сөючән. Күз алдыгызга китерегез, иртәнге алты. Бар Мамадыш йоклый. Без инде шул вакытта ПМКда. Шуннан алты-җиде вахта машинасы белән авылларга чыгып китәбез, кичке алтыга кайтып керәбез. Көн саен шулай. Әйе, бераз артык эш сәгатьләре дә килеп чыга. Читтә эшләүчеләргә юлда булу өчен өстәмә дә түлим. Минем колхозда эшләүчеләр дә аена 30-35 мең сум алып баралар. Әйтәләр бит, вакытында ягулыгы булса, хезмәт хакы, салымнар түләнсә, ул инде җитәкченең бәхетле икәнен күрсәтәдер. Мин үзем шуңа омтылам.
Үзебезнең эшчеләрне дә мин гел мактап торам. Лаеклы кеше макталырга тиеш, аны күрә белергә кирәк. Эш күрсәткән хезмәтчәннәребезгә Мамадыш районы, Татарстан, Россия югарылыгындагы Мактау, хөрмәт хатлары, дипломнар бирәбез. Аллага шөкер, күрә беләбез.
– Ринат әфәнде, соңгы елларда авыл хуҗалыгына, фермерларга дәүләт ярдәме хакында сүзләр күп әйтелә. Татарстан хөкүмәтенең, Мамадыш район хакимиятенең ярдәмнәрен сизәсезме?
– Аллага шөкер, районыбыз тарафыннан мактау сүзләре генә ишетәм. Шул ук вакытта хөкүмәтебезгә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Субсидияләр белән нык ярдәм итәләр. Менә чит илләр санкцияләр игълан итте бит. Шушындый шартларда җиләген, алмасын үстереп, үзебезнең халыкка җиткерергә тиешбез. Халкыбыз кирәкле микъдарда гына ашлама кертелгән, әшәке химикатлардан башка гына үстерелгән ризык, шул исәптән, алмасын, җиләген ашарга тиеш.
– Хәзер техника заманы. Анысы белән эшләр ничек тора? Инде бераз «лаеш шулпасы» эчкән фермерлар чит илләр белән элемтәләр дә булдырырга омтыла. Чит илләргә күз атмыйсызмы әле?
– Узган ел биш миллион сумлык техника алдык. Монда җир эшкәртә торганнары да, чәчкечләр дә, утырта торганнары да бар. Быел кишер, суган утырту агрегатлары алдым. Аларны кайтартып, киләсе ел уңышын булдыру өчен әзерләп куйдык. Бездә күпчелеге Татарстанда, Россиядә эшләнгән җиһазлар һәм техника. Шулай да менә соңгы вакытта гына Кытай республикасы эшмәкәрләре белән элемтәгә кердек, алар белән берничә агрегат кайтарту турында сөйләшүләр башладык. Җиләк-җимеш үстерүдә кытайлыларның тәҗрибәсе шактый зурдан. Менә аларның техникаларын да күрәсе, бездәгеләрдән аермасын беләсе килә. Бәлки алар үзләре генә, кешесез эшли торганнардыр (көлә). Аллага шөкер, кабатлыйм, ярдәм бар. Дөрес, җитәрлек түгел. Безнең шикелле фермерларга тагын да күбрәк ярдәм итәргә кирәк. Әйберне бит үстерү генә түгел, аны сакларга да кирәк. Менә мин бүгенгә утырткан алмагачлар саны 60 мең. Шуларның 17-18 мең төбе генә исән калып, һәркайсы 20-30 кило алма бирсә дә, шактый җыела. Үскән алмасын, җиләген кулланучыга җиткерергә кирәк. Моның өчен, беренче чиратта, үстерелгәнне эшкәртү бик мөһим. Мин күптән эшләүче фермер. Ләкин үземне бу өлкәдә яңа эшләүче, беркадәр тәҗрибәсез дип саныйм. Җитештерелгәнне эшкәртеп кенә халыкка зыянсыз продукт биреп була. Фермер да файда ала. Эшкәртү ысулларын инде өйрәнә башладык. Беренче итеп, яшелчә саклау чараларына игътибар бирәчәкбез. Саклау чараларына үстерелгәнне юу, чистарту һәм консервлау линияләре, минизавод керәчәк. Уйларыбыз бар, ләкин уйланганны тормышка ашыру өчен әлегә акча җитеп бетми.
– Сезнең фермер хуҗалыгында йөргәндә буаларны да күрдек. Алар җәйнең коры килүенә карамастан, шактый чиста, мул сулы. Зур гына балыклар да сикерешә. Монысы да сезнең өчен яңа тармакмы?
– Әйе, буалар булдыру, анда балыклар үрчетү – безнең өчен шулай ук яңа эш. Өченче ел өч буабызга ике мең килограммлап дүрт төрле маймыч җибәрдек. Инде матур гына үсеп киләләр, 400-500 граммлылары да бар. Кайбер дус-ишләр, кызыксынып, тотарга да килә башлады.
– Ринат Сәгыйрович, менә без озаклап эш турында, киләчәк хакында сөйләштек. Сез – зур тормыш мәктәбе үткән тәҗрибәле җитәкче. Быел Мамадыш районы буенча «Ел номинациясе»ндә җиңүче булдыгыз. Кеше кем генә булмасын, аның әти-әнисе, туган ягы, беренче адымнары, беренче укытучысы, эше була. Шулар хакында да беләсе килә бит...
– Сораулар бик колачлы. Барысын да аңлатып, җавап бирү мөмкин булмастыр. Туган җирем – Мамадыш районы, Су-Елга авылы. Без гаиләдә җиде бала үстек. Миннән олы ике абыем, ике апам бар. Алар әйбәт кенә эшләп, лаеклы ялга чыктылар. Шуңа да карамастан, төрле урыннарда эшләрен дәвам итәләр. Әти сугыш ветераны иде. Гомер буе халык белән, җитәкчелектә эшләде. Аны 1996 елда җирләдек. Әнием Касыйма да эш белән гомер кичерде. Ул исән-сау, авылда яши. Аның янына бик еш кайтабыз, кайвакыт барча балалары, егермедән артык оныклары бергә җыелабыз. Авылда гаиләбез мактаулы иде. Шушы Су-Елга авылында башлангыч мәктәпне тәмамладым, Асия апа, Марсель абый һ.б. укытучылар укытты. Аннан – Кече Кирмәндә. Биредә районыбызның хөрмәтле кешесе, спортчы Ринат абый Шакиров белем бирде. Тугызынчы-унынчы сыйныфларны Мамадышның икенче мәктәбендә тәмамладым. Сыйныф җитәкчебез шулай ук хөрмәткә ия булган Сания Гариф кызы иде. Гомер уза. Быел урта мәктәпне тәмамлаганга кырык ел булган. Зурлап очрашу уздырдык.
Шушы урында әңгәмәне өзәбез. Әңгәмәдәшебез Ринат әфәнде Мостафин сөйләшү барышында үз коллективы, район җитәкчелеге, туганнары укытучылары хакында бары җылы сүзләр генә әйтте. Армия хезмәтен дә матур хисләр белән искә ала ул.
Сәләтле җитәкче Р.С.Мостафин кырык яшендә үк Татарстан Республикасының «Атказанган мелиорация хезмәткәре» исемен ала. Бу вакыйга үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Күрсәткән хезмәтләре өчен ул шулай ук «Казанның 1000 еллыгы» медале белән, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының «Почет билгесе» алтын медале, күп кенә Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 2009 елда аңа Татарстан президенты Минтимер Шәймиев «Ел җитәкчесе» исеме бирелү турында таныклык тапшыра. Менә быел Мамадыш Сабантуенда меңләгән халык, туганнары, кунаклар катнашында Ринат Сәгыйрь улы районның «Ел җитәкчесе» исеменә лаек булуы белдерелә. Әлбәттә, күңелле, бәхетле мизгелләр бу.
Дамирә һәм Ринат Мостафиннар өч бала үстереп, барысына да югары белем биргәннәр. Инде дүрт оныклары бар. «Аллага шөкер, моңарчы да тату яшәдек, моннан соң да шулай булсын иде», – дигән теләктә торалар.
Теләкләре тормышка ашсын, дибез.
Фермер Р.Мостафинның тагын бер эш юнәлеше хакында әйтми мөмкин түгел. Фермер хуҗалыгында умартачылык белән дә шөгыльләнәләр. Алкин авылыннан умартачы Фаил Сабиров быелгы уңышны «Елына күрә ярыйсы», дип бәяләде. Бал вакытында аңа ярдәмгә Кече Кирмәннән Марат Әкбәров ярдәмгә килгән. Менә шулай итеп хуҗалыкның һәр тармагында үз эшчеләре, үз хезмәтчәннәре бар.
Р.Мостафин эшләренең күркәм генә баруын аерым җитәкчеләрнең ярдәме, аларның фермер хуҗалыклары мәнфәгатьләрен аңлап, яклап эш итүләре белән дә аңлатты. «1999 елда Татарстан мелиорациясенә җитәкче булып Әнвәр Мәхмүт улы Залаков килгәч, яңа сулыш алдык, буалар яңартыла, сугару эшләренә игътибар бирелә башлады. Рәхмәт аңа», – ди Ринат әфәнде.
Фермер хуҗалыгы рәисе ПМКның нәтиҗәле эшләвендә Мамадыш районы башлыгы Анатолий Петрович Ивановның өлешен зурдан бәяли. «Ул безнең хезмәтне күрә, киңәшләре белән дә тырышып эшләргә этәрә. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ильяс Габделхәй улы Габдрәхимов белән дә уртак тел табып эшлибез», – дип белдерде Р.Мостафин.
«Мостафин КФХ» хуҗалыгы рәисе Ринат әфәнде әңгәмә барышында чиста, агусыз җиләк-җимеш, ризык үстерергә, шуны халыкка җиткерергә теләве хакында басым ясап әйтте. Бирсен Ходай. Инде беренче уңышлар, беренче адымнар, беренче җимешләр бар. Хуҗалыкның киләчәгенә дә уңышлар юрап каласы килә.
05_IMG_0160
61_IMG_0197
60_IMG_0150
04_IMG_0167
 
 
 

Комментарийлар