Логотип «Мәйдан» журналы

РФ Фин-угор халыклары ассоциациясе Казанда утырыш уздыра

11-12 февраль көннәрендә Казанда “Россия Федерациясе Фин-угор халыклары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Советы президиумы утырышы була.11 февраль көнне сәгать 17.00 дә алар ТР Дәүләт Совет...

11-12 февраль көннәрендә Казанда “Россия Федерациясе Фин-угор халыклары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Советы президиумы утырышы була.
img1
11 февраль көнне сәгать 17.00 дә алар ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашачак.
12 февраль көнне сәгать 10.00 дә ТР Халыклар дуслыгы йортында “Россия Федерациясе Фин-угор халыклары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Советы президиумы утырышын уздыру ниятләнә. Анда ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова һ.б. рәсми затлар катнашачак.
Бу хакта ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.

Комментарийлар