Логотип «Мәйдан» журналы

Рәхмәт сиңа, язмыш!

Рәхмәт сиңа, язмыш, шөкер, Аллаһ,Ничек мине шулай саклый алдың?Шулай дөрес килер идем микән,Алдан язылмаса һәрбер адым? Шулай тыйнак яшәр идем микән,Алдан сызылмаса минем сукмак?Кем йөреде ялгыз...

Рәхмәт сиңа, язмыш, шөкер, Аллаһ,
Ничек мине шулай саклый алдың?
Шулай дөрес килер идем микән,
Алдан язылмаса һәрбер адым?
 
Шулай тыйнак яшәр идем микән,
Алдан сызылмаса минем сукмак?
Кем йөреде ялгыз төн гизгәндә,
Ил гизгәндә шулай мине саклап?
 
Уйларымны саклап, гамәлемне,
Ялгышлардан гөнаһ-мәсхәрәдән,
Тайгак юлга басып, яшьлек белән,
Кара чоңгылларга тәгәрәүдән?
 
Ә бит мин дә хыялый кыз идем,
Төренмәгән кара пәрәнҗәгә.
Мин канатлы идем, язмышкаем
Күтәргәндә төрле дәрәҗәгә.
 
Болытлардан болытларга ыргып,
Рәхәтләнеп гиздем хыялларны.
Максатларга уктай атылганда
Мине беркем тотып тыялмады.
 
Аралаучым упкын-сазлыклардан,
Гел саклаучым бозык-азгыннардан,
Рәхмәт сиңа, язмышкаем, диям,
Башларымны җиргә кадәр иям.
 

Ләйсән КӘШФИ


Фото: https://pixabay.com/


Авторның башка шигырьләрен журналның сентябрь (№9, 2021 ел) саныннан укый аласыз.



«Мәйдан» №9, 2021 ел

Комментарийлар