Логотип «Мәйдан» журналы

Республикакүләм бәйге җиңүчеләре арасында Актаныш укучысы да бар

Казан шәһәрендә “Татэнергосбыт” җәмгыяте оештырган IX Республикакүләм "Кояшлы куян" бәйгесенә йомгак ясалды.Аның төп максаты - үсеп килүче яшь буында энергиягә сакчыл караш тәрбияләү иде. Яшь иҗа...

Казан шәһәрендә “Татэнергосбыт” җәмгыяте оештырган IX Республикакүләм "Кояшлы куян" бәйгесенә йомгак ясалды.



Аның төп максаты - үсеп килүче яшь буында энергиягә сакчыл караш тәрбияләү иде.
 
Яшь иҗатчылар әлеге бәйгедә татар һәм рус телендә шигырь язып, төрле алымнар белән ясалган рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре белән катнашты.
Тәкъдим ителгән 450 эш арасында Актанышның икенче санлы мәктәбенең икенче сыйныфында белем алучы Азат Габделкәбировның эше дә  жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнгән. Ул башкалага – бүләкләү тантанасына чакырылды.
Быел да  Республикакүләм "Кояшлы куян" бәйгесенең йомгаклау өлеше күркәм тантана рәвешендә оештырылып, җиңүчеләр лаеклы зурланды.
d71032cb54732a530b3038eccc8e1885
 
Бәйге нәтиҗәләре буенча, Азат Габделкәбиров  “Иң яхшы хикәя яки шигырь” номинациясендә дәрәҗәле икенче урынга ия булып, диплом һәм кыйммәтле бүләк белән хөрмәтләнде, дип яза http://aktanysh-rt.ru/
 

Комментарийлар