Логотип «Мәйдан» журналы

Ренат Акчурин Казанның 7 нче хастаханәсендә консультация уздырды

РМФАның Россия кардиологик фәнни-җитештерү үзәге А.Л.Мясников исемендәге Клиник кардиология институты йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе, профессор Ренат Акчурин Казанның 7 нче шәһәр клин...

РМФАның Россия кардиологик фәнни-җитештерү үзәге А.Л.Мясников исемендәге Клиник кардиология институты йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе, профессор Ренат Акчурин Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә дәваланучыларга консультация уздырды. 
Akshurin 13
ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, әлеге министрлыкның баш кардиологы Альберт Галәвич, 7 нче хастаханә баш табибы Марат Садыйков һәм клиниканың кардиология хезмәте табиблары Ренат Акчуринны хастаханәнең эшчәнлеге белән таныштырды. Танылган кардиохирург дәваланучыларның авыру тарихы белән танышып, консультацияләр уздырды. Ул докторларга кыйммәтле киңәшләрен бирде, миокард инфаркты кичергән пациентларны караганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар