Логотип «Мәйдан» журналы

Рәйхан

Лирик парча.

Кеше тормышында шундый кабатланмас мизгелләр була икән, ул мизгел бервакыт синең күңелеңә кереп урнаша да, аннан гомер буена онытылмыйча, синең күңелеңнең бер почмагына посып, синең белән яшәвен дәвам итә. Вакыты-вакыты белән син аны искә төшергәлисең. Шундый вакытларда ул күренеш сиңа беренче тапкыр ничек тәэсир иткән булса, шул халәтнең кайтавазы булып күңелеңдә яңадан яңара, син аны яңадан кичергән кебек буласың.
Шуларның берсен мин һич оныта алмыйм.
Ул чакта миңа җиде-сигез яшьләр булгандыр. Туган авылым Кәрәкәшледә җәйге көн сүнеп барган вакыт. Мин урамда уйнап йөрим. Көтүләр кайткан, сыерлар савылган. Авыл ашыкмый гына төнне каршы алырга әзерләнә. Баеп барган кояшның соңгы нурлары, сәер бер ямансу халәт тудырып, бөтен тирә-якны иркәли. Бөтен җиһанны җәйге кичләрдә генә була торган тынлык-тынычлык биләп алган. Рәхә-әт!
Шул чакта көтмәгәндә безнең бакчалар артында кемдер җыр сузып җибәрде. Бөтен авылга кемнеңдер күңел түреннән чыккан сихри моңы таралды. Хатын-кыз тавышы иде ул. Көтүдән кайтмый калган сыерын эзләп йөри идеме ул, әллә күңелен биләп алган сөю-мәхәббәт хисләренә ирек биреп, күңелен бушатуы идеме – кем белсен.
Гом-рем буй-ла-ры-на, Рәйхан,
                        Оныта алмасам нишләрмен?!
Мин, уенны онытып, җырның тылсымына бирелеп, туктап калдым. Беренче тапкыр ишетә идем мин аны. Никадәр сөю, никадәр сагыну-сагыш бар иде җырда! Сүзләр белән әйтеп бетерә алмаслык сәер халәт, рухлану кичердем ул чакта. Менә нинди икән ул халык җыры! Бөтен барлыгыңны актарып ташлап, сине сихерләп, күңелеңә кереп урнаша икән. Шунда мин төшендем: мондый җырны бары бөек халык кына, сөю-мәхәббәтнең тирән сагышын аңлаган, аны үзе кичергән халык кына чыгара ала! Менә кайда икән халык җырының сихри тылсымы! Шуннан соңгы тормышымда «Рәйхан» җырын ишеткәндә мин һәрвакыт үземнең бу җырны беренче тапкыр ишеткәндәге халәтне искә төшерә торган булып киттем: бу җырны әнә шул бакча башыннан әкрен генә атлап баручы кыз җырлыйдыр кебек булып тоела иде миңа.
 

Әнвәр ШӘРИПОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

 

«Мәйдан» №7, 2022 ел


 

 

Комментарийлар