Рәфгат Алтынбаев Чаллы шәһәре һәм "КАМАЗ" турында китап бастырып чыгарды
Рәфгат Алтынбаев Чаллы һәм "КАМАЗ" турында "Команда А" дип исемләнгән китап бастырып чыгарды, дип хәбәр итә www.vestikamaza.ru- 21 сентябрь көнне Рәфгат Алтынбаевка 70 яшь тулды. Чаллының элеккеге мэр...
Рәфгат Алтынбаев Чаллы һәм "КАМАЗ" турында "Команда А" дип исемләнгән китап бастырып чыгарды, дип хәбәр итә www.vestikamaza.ru
- 21 сентябрь көнне Рәфгат Алтынбаевка 70 яшь тулды. Чаллының элеккеге мэры "Команда А. Путь к цели" дигән китап бастырып чыгарды. Китапта КАМАЗ музее фондындагы фотолар кулланылды, - дип сөйли музей директоры Александр Чухонцев.
Китап 12 бүлектән тора. Анда юбилярның тугыз ел буе идарә итү вакытындагы шәһәр тарихы, команда формалашу, кискен милли мәсьәләләр, төзелештәге кимчелекләргә каршы көрәш, заводта булган янгын һәм башка вакыйгалар турында сүз бара. Китап 4000 данәдә басылып чыкты.
Фото: https://vestikamaza.ru

Комментарийлар