Логотип «Мәйдан» журналы

Редакциябез кунаклар кабул итте

Журналыбызның 15 еллык юбилее уңаеннан, Чаллы шәһәрендә "Мәйдан" журналы атналыгы башланды. Редакциябез шуның кысаларында кичә беренче кунакларны кабул итте.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Га...

Журналыбызның 15 еллык юбилее уңаеннан, Чаллы шәһәрендә "Мәйдан" журналы атналыгы башланды. Редакциябез шуның кысаларында кичә беренче кунакларны кабул итте.
qezrfyccn34
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Галәветдинова җитәкчелегендә Чаллының 17 нче гомумбелем бирү мәктәбендә белем алучы балалар редакция эшчәнлеге, газетаның басмага ничек әзерләнүе белән таныштылар.
Алар биредә кемнәр эшләвен, хезмәткәрләрнең нинди вазифа башкаруын, журналның ничек дөнья күрүен, сайтның ничек эшләвен күзәтте. Балаларны аеруча журналны басмага әзерләү моментлары кызыксындырды.
Укучылар белән очрашуга шагыйрә һәм галимә Рәзинә Мөхияр килде. Алар Рәзинә апаларының сөйләвен бик кызыксынып, йотлыгып тыңладылар, үзләре өчен күп тарихи мәгълүматлар тупладылар. Мәсәлән, кайчандыр Кытайда татар мәктәбе эшләве укучыларга яңалык булды. Шулай ук язучы апалары татар теленә игътибарлы булырга, ана телебезне сакларга, татар мәктәпләрен үстерергә кирәклеге турында басым ясап әйтте.
Шагыйрәне якыннан күрү, аның белән танышу, "Мәйдан" журналы редакциясендә кунак булу укучылар өчен онытылмас хатирәләр калдыргандыр, дип уйлыйбыз.
jzoriksdfru-sajt
 

Комментарийлар