Логотип «Мәйдан» журналы

4 август — Равил Фәйзуллинның туган көне

Бүген халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, озак еллар буе «Казан утлары» журналын җитәкләгән Равил Габдрахман улы Фәйзуллинның туган көнеЧын күңелдән котлыйбыз! Иминлек, озын гомер, күңел көрлеге, сүрел...

Бүген халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, озак еллар буе «Казан утлары» журналын җитәкләгән Равил Габдрахман улы Фәйзуллинның туган көне

Чын күңелдән котлыйбыз! Иминлек, озын гомер, күңел көрлеге, сүрелмәс иҗат дәрте телибез.
 
Хәлең ничек, авыл?
 
Әй, авыл, син мең шәһәрдән
мең кабат ямьле вә хуш.
С. РәмиевХәлне әйтә табын!
Савым,
артым,
җыем…
Җыем, артым, савым…
Мал-каралтың – илең,
тирес түгәр җирең,
маңгаеңда – тирең…
Төшкән тешләр кебек
йортлар кимеп бара.
Беренче сыйныфта
быел ике бала…Хәлең ничек, авыл?Ару гына болай…
Өйләрдә газ яна.
Абзар тулы маллар.
Телевизор ачсаң –
яңа сериаллар.
Онытылды күптән
китап укыганнар…
Өйләнмәгән буйдак
ир-ат урам тулы.
Кызларның уенда
шәһәр-кала юлы.Хәлең ничек, авыл?Түгел зарланырлык,
өс бөтен, тамак тук.
Дөрес, акча бик юк…
Бетмәс, ахры, бездә
крепостнойлык…Түләү – натурлата.
Ярый, кыр-басудан
иген, печән кайта.
Кем ничек булдыра –
шулай алып кайта…
…Тыкрык чатында
әйтте сәрхүш түтәй:
«Авыл кабыгы сау,
эче – аккан күкәй…»Хәлең ничек, авыл?Әлхәмдүлиллаһ, шөкер.
Аулак өйләр җыры,
тальяннар моңы,
онытылды дисәм,
бәгыреңә тисәм –
кичер мине, дустым! –
авыл болай исән!
Сулар һава һәйбәт,
Сабантуйлар исән.
Буласылар булган,
кибәселәр кипкән…
Туган нигезләрдә
көлләр эреп беткән…
Безнең күбебезне
авыл кеше иткән!
…Буш мәчетләр өсләп
азан ишетелә.
 
 
***
«Бетсәң бет, әмма тәңгәлләш!
Сула минемчә генә!
Юкса, тәрәзәңдә булыр
рәшәткә белән келә!
Үз өеңдә дә йөрерсең
билдән иелеп кенә!..»Импер-интер кыланыштан
Күктәге Кояш көлә:
«Кеше иреген тыеп булмый,
ул – Табигатьтән килә!
Ул – Илаһ көчтән килә!»
Җир кирегә әйләнә алмый,
Пигмейлар әйтеп кенә……Тәңгәлләшеп буладыр ул
тик Мәхәббәттә генә!
Анда да әле азга гына –
назлы рәхәттә генә!
 
 
Элек һәм хәзер
 
Укучылар күп иде элек,
язучы сирәк иде.
Әсәр — рухи азык булып,
гавамга кирәк иде.
 
Хәзер укып вакланмыйлар,
һәммәсе «иҗат» итә!..
Китап башын «китап» ашый
торган заманга җиттек.
 
Яшьләрдә — экран-китап.
Кызык та ул, яңа да. ...
Кәгазь-китап охшап калды
рәнҗетелгән анага.
 
 
Биеклек
Тау өстендә наратлар
җилләрдә чайкалалар.
Очлары белән күкләргә
нидер язмак булалар?
Бөркетләр узышып яулый
күкнең яңа катларын.
Янәсе, киң офык күрсен
хакимлек канатларын!
Төнге күктән күп йолдызлар
атыла яна-яна.
Биектәнрәк төшкәне
күзләргә сеңеп кала.
Кеше дә үрләмәкче гел...
Ә рухының - үз күге.
Кылган игелеге белән
үлчәнә биеклеге.
 
Туган өйдә күргән төш
Шундый матур төш!
Бөтен җир гел -
чәчәк тә гөл!
Чишмә дә инеш!
Ьәм шунда...
мин, имеш!
...Айны урак итеп гөл кистем.
Чүмеч йолдыз белән су эчтем!
 
***
Яздан аерып булмый Тукайны!
Язда килгән, язда ул янган.
Язы киләчәге барлар ничек китсен,
Ничек югалалсын дөньядан?!
Язны җуймый
Кара елларда да,
Халыкның ул гүзәл гамьнәрен,
Хыялларын, чорлар аша безгә —
Бүгенгегә китереп бәйләде.
Тел яшергән Тарих кына белә
Бар кылганын аның, күргәнен.
Ә шулай да булалган бит илгә
Игелеклелек кылу үрнәге.
Бу Тарихта мәшһүрләрне куйсаң
Ул яшәгән хәлгә, урынга, —
Байтагының шаулы даны түгел,
Чыкмас иде, бәлки, тыны да!
Яшәрен һәм үлемсезлеген
Дәлилләүгә мохтаҗмы халык?
Шикләнүче булса, кара, тикшер,
Бер бәгырен — Тукаен алып!
Апрель.
Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,
Яшәрүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!
 
Балачак тупыллары
Яр буенда тупыл, таллар...
Утырткан икән кемнәр?
Шул тупылларның иңендә
калды балачак көннәр.
Кәүсәләрендә тора күк
чебиле аяк эзем.
Менмәгән агач башлары
калмады бугай безнең.
Күлмәк җиңнәрен күпертеп
өстә җил исә иде.
«Тарзан» булып агачлардан
агачка күчә идек.
Тимәсәк тә ояларга
күз атмый калмый идек.
Юлда очраткан ташларны
кузгатмый калмый идек.
...Акты сулар. Күчә тордык
елларның яңасына.
Их, кайтып аунарга иде
шул таллар арасында!
Иске су тегермәненең
ташлары шомарган шул...
Тупылларга үрмәләргә
без инде соңарган шул.
 
***
Шагыйрьләр алар картаймый.
Шагыйрьләр – ара гына.
Вакыт иңсәсенә басып
ял итеп ала гына...
Туксанда да ялганның ул
суга ала яңагына.
Шагыйрьләр пыскый алмыйлар.
Шагыйрьләр – яна гына.
 
Равил ФӘЙЗУЛЛИН 

Фото: http://idel-tat.ru/news/vremya-tt/korshchelr-zatynnan


Комментарийлар