Логотип «Мәйдан» журналы

Районнарда халык фикеренә колак салмыйлар

Кичә Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә “Халык контроле” порталы эшчәнлеге турында фикер алыштылар.Әлеге сайт инде дүртенче ел халык белән җитәкчеләр арасында күпер вазифасын үти. Бу елның беренче өч ае...


Кичә Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә “Халык контроле” порталы эшчәнлеге турында фикер алыштылар.



AX1d45vaffY
Әлеге сайт инде дүртенче ел халык белән җитәкчеләр арасында күпер вазифасын үти. Бу елның беренче өч аенда гына да сайтка килгән мөрәҗәгатьләр 71 процентка арткан. Ләкин башкарма хакимият органнары арасында сайтка килгән мөрәҗәгатьләрне хәл итүгә салкын караучы җитәкчеләр дә бар икән.
Узган ел вакытында хәл ителмәгән шикаятьләр Биектау районында еш теркәлгән. Әлеге төр мөрәҗәгатьләр биредәге шикаятьләрнең 29 процентын тәшкил итә. Тукай районында сайтка килгән мөрәҗәгатьләрнең 23 проценты эшләнмәгән дип кире кайтартылган. Яшел Үзәндә – 22, Чистайда – 18, Казанда – 13 процент халык фикеренә колак саламган гаризалар бар.

 
http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар