Логотип «Мәйдан» журналы

Рафаэль Әхмәт улы Мостафин тууга 90 ел

Бүген, 14 май көнне, күренекле эзтабар әдип Рафаэль Әхмәт улы Мостафин тууга туксан ел. Быел исә әдипнең бакыйлыкка күчүенә ун ел… Рафаэль аганың каһарман шагыйребез Муса Җәлил тормышын өйрәнүгә багыш...

Бүген, 14 май көнне, күренекле эзтабар әдип Рафаэль Әхмәт улы Мостафин тууга туксан ел. Быел исә әдипнең бакыйлыкка күчүенә ун ел… Рафаэль аганың каһарман шагыйребез Муса Җәлил тормышын өйрәнүгә багышлаган игелекле хезмәтләрен онытмыйбыз, кадерлибез, хөрмәтлибез. Сүзебез дога булып барсын, мәшһүрләребезнең рухлары шат булсын. Игътибарыгызга Рафаэль Мостафин язмасыннан өзек тәкъдим итәбез.
 

Ул сатлыкҗан түгел!


Бөек Ватан сугышы башлану белән, Җәлил фронтка китә. Волхов тирәсендәге канлы бәрелешләрдә катнаша, чолганышта кала, каты яраланып, әсир төшә.
Әминә ханым сөйләгәнчә, 1942 елның җәй урталарында Мусадан хатлар өзелә. Берничә ай буе түземсезләнеп көткәннән соң, «Муса хәбәрсез югалган» дигән кәгазь килә. Әминә ханым кара кайгыга бата. Әмма күрәчәкләре алда булган икән әле.
Бервакыт Әминә ханымны Лубянкага— ул вакытта НКВД урнашкан бинага чакыралар. Ачыктан-ачык берни дә әйтмиләр. Ләкин тел төбеннән Әминә ханым шуны аңлый: Муса үлмәгән, Муса исән. Ул дошман ягында калган, дип шикләнәләр. Әминә ханымнан да: «Үзе күренмәдеме? Әсирлектән кайткан кеше берәр хәбәр китермәдеме?» — дип сорашалар. Әлбәттә, ул Мусаның дошман ягына чыгуына ышанмый. Шулай да күңелендә ниндидер өмет чаткысы уяна.
Шул көннән башлап Әминә ханымны, көн саен булмаса да, атнасына берничә мәртәбә әлеге шыксыз бинага чакыртып торалар. Вакытын кичке сәгать алтыга дип билгелиләр. Әминә ханым, эштән кайтуга (ул район торак идарәсендә хисапчы булып эшли), Чулпанны балалар бакчасыннан ала да шунда чаба. Әмма килү белән аны берничә сәгать коридорда бастырып тоталар.
— Шундагы өзгәләнүләрем, — дип сөйли Әминә ханым. — Чулпан салкын өйдә берүзе каңгырап утыра. Мичне ягарга өлгерми идем. Җитмәсә, күп вакытта ут та сүнә. Чулпан курка, елый... Унике тулганда гына кабул итәләр. Анда да бер үк балык башын чәйниләр: «Муса күренмәдеме? Сезгә кем килде, кем белән аралашасыз?» имеш. Беркемнең дә килгәне юк, дип җавап кайтаргач: «Нишләп алдыйсыз? Фәлән көнне фәлән кеше килеп киткән иде бит!» — дип әйтәләр. Бу хәл 1953 елга хәтле, Сталин үлгәнче дәвам итә.
Әминә ханым Мусаны төшендә шактый еш күргән. Кайвакытта Муса боек, моңсу булып күренгән. Кигән киемнәре дә кап-кара булган. Кайвакытта исә Муса ап-ак: ачык якалы җәйге күлмәктән, йөзе көләч, үзе бик тә шат булып күренгән. Мондый очракларда Әминә ханымның өмете яңадан кабынган. Ул, Муса әле дә исәндер, дип ышанган. 1953 елның 24 апреленә каршы төндә Әминә ханым төшендә ак күмәч күргән. Күкрәгенә кысып, ак ипине телемнәргә кисә, имеш. Йокыдан торуга, Әминә ханым төшен кызы Чулпанга сөйләгән, бүген берәр шатлыклы хәбәр булыр, ахрысы, дип әйткән.
Берничә сәгать үтүгә, Әминә ханымга «Литературная газета» редакциясеннән шалтыраталар: «Иртәгә чыгачак санны алып укыгыз... Җәлилнең Моабитта язылган шигырьләрен бастырабыз, Әйе, әйе, ул хыянәтче түгел, ул каһарман...» Икенче көнне — бу 1953 елның 25 апреле була — алар Чулпан белән икәүләшеп барлык киосклардан бер кочак газета сатып алалар. Кат-кат укыйлар, шатланалар да, үксеп-үксеп елыйлар да. Әйе, Муса сатлыкҗан түгел. Ләкин ул мәңге кайтмаячак…

Рафаэль Мостафин


Фото: соцчелтәрләрдән

Комментарийлар