Логотип «Мәйдан» журналы

Путин Россиянең коронавирусны өч айдан да кимрәк вакыт эчендә җиңәргә әзерлеген әйтте

Россия Covid-19 коронавирус инфекциясе эпидемиясен өч айдан да кимрәк вакыт эчендә җиңәргә мөмкин. Шул турыда РФ Президенты Владимир Путин бизнес вәкилләре белән очрашу барышында белдерде. Бу хакта РИ...



Россия Covid-19 коронавирус инфекциясе эпидемиясен өч айдан да кимрәк вакыт эчендә җиңәргә мөмкин. Шул турыда РФ Президенты Владимир Путин бизнес вәкилләре белән очрашу барышында белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.






«Хезмәттәшебез ике-өч айдан без коронавирусны җиңәрбез дип өметләнә. Бу инде начар фараз түгел», – диде дәүләт башлыгы. Ул кайбер илләрдә яңа типтагы коронавирус пандемиясенә каршы көрәш бик озак дәвам итәчәген фаразлауларын әйтте.

 Россия Президенты илдә коронавирус таралуга бәйле вазгыять яхшы якка үзгәрер дип ышана. Шул ук вакытта ул инфекциягә каршы көрәш чаралары никадәр нәтиҗәлерәк һәм катгыйрак булган саен, алар шулкадәр азрак дәвам итәчәгенә игътибарны юнәлтте.




Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россиядә киләсе атна РФ Президенты Владимир Путинның указы белән эшләми торган атна дип игълан ителде. Хезмәт хакын саклап калу белән ял көннәре 30 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чара Covid-19 коронавирусы тиз таралу куркынычын булдырмый калу өчен эшләнә.


 
Фото: Татар-информ

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар