Логотип «Мәйдан» журналы

Путин: Коронавирус эпидемиясе аркасында эшләми торган көннәр кыскарырга да мөмкин

Коронавирус эпидемиясе аркасында эшләми торган көннәр кыскарырга да мөмкин. Бу хакта бүген ил халкына яңа мөрәҗәгатендә Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте. Москва. 23.12.2016 XV ежегодная пре...



Коронавирус эпидемиясе аркасында эшләми торган көннәр кыскарырга да мөмкин. Бу хакта бүген ил халкына яңа мөрәҗәгатендә Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.



Москва. 23.12.2016 XV ежегодная пресс-конференция Владимира Путина (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) Презиент Российской Федерации Владимир Путин Москва. 23.12.2016 XV ежегодная пресс-конференция Владимира Путина (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) Презиент Российской Федерации Владимир Путин


РФ Президенты, Covid-19 таралу белән бәйле рәвештә, Россиядә эшләми торган көннәр 30 апрельгә кадәр озайтылачагын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, халык сәламәтлеген саклау, куркынычсызлыкны тәэмин итү зур әһәмияткә ия.

 «Вазгыять ничек баруга карап, өстәмә карарлар кабул итәчәкбез. Вазгыять мөмкинлек бирсә, эшләми торган көннәрне кыскартырга да мөмкинбез», — диде Путин.




Чикләүләр кертелгән режим кысаларында, хакимият органнары, өзлексез производство предприятиеләре, медицина учреждениеләре, даруханәләр, көнкүреш өчен беренче кирәк-ярак товарлар кибетләре, тормышны тәэмин итү хезмәтләре эшләвен дәвам итәчәген әйтте.


 
Фото: Ильнар Тухбатов

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар