Логотип «Мәйдан» журналы

Прокопьевскида яшәүче татарлар кышкы Сабан туе уздырды

Узган якшәмбедә Прокопьевск шәһәрендәге җирле татар милли-мәдәни автономиясе Зенков паркында кышкы Сабан туе оештырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Фото: tatar-congress.orgЧаңгы баз...

Узган якшәмбедә Прокопьевск шәһәрендәге җирле татар милли-мәдәни автономиясе Зенков паркында кышкы Сабан туе оештырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
zimniy-sabantuy1 Фото: tatar-congress.org
Чаңгы базасында бәйрәмдә чаңгы шуганнар, гер күтәргәннәр, турникта күтәрелгәннәр, аркан тартышканнар.
"Гер спортында беренчелекне, 16 килограммлы герне 44 тапкыр күтәреп, Ринат Гаязов яулады. “Рамазан” мәхәлләсе имам-хатыйбы Марсель Кантиков турникта 21 тапкыр күтәрелде. Бәйрәм татар милли ризыклары – чәк-чәк, коймак һәм башка тәм-томнардан сыйланып, чәй эчү белән төгәлләнде", диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар