Логотип «Мәйдан» журналы

Президент «Йолдызлык»ка булышырга вәгъдә бирде

23 апрельдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә яшьләрнең «Созвездие-Йолдызлык-2016» XVI республикакүләм ачык эстрада сәнгате телевизион фестиваленең гала-концерты узды.Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Тат...


23 апрельдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә яшьләрнең «Созвездие-Йолдызлык-2016» XVI республикакүләм ачык эстрада сәнгате телевизион фестиваленең гала-концерты узды.



859556e2e52f43801a7801343fbacccc_XL
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов һәм башка бик күп абруйлы кунаклар катнашты. «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең быелдан ЮНЕСКО канаты астында уздырылуы аның дәрәҗәсен бик ачык билгеләүче фал.
«Созвездие-Йолдызлык» менә 16 ел инде республика балалары өчен дә, аларны әлеге фестивальгә әзерләүче педагоглар өчен дә иң биек, иң дәрәҗәле сәхнә булып кала бирә. Елның-елында 60 меңнән артык баланы дәррәү кубарып «иҗади дулкын»да яшәтерлек көч-кодрәте булган фестивальне бүген инде уникаль күренеш буларак бәялиләр. Номинацияләр ягыннан караганда да колачлы: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы көй», «Иң яхшы җыр тексты», «Видеоклип»... 16 ел яшәү дәверендә анда 800 меңнән артык бала катнашкан икән, бу инде бәләкәй әйбер түгел. Болай барса, 17нчесендә үк булмаса да, 18енче фестиваль миллион бала катнашында узар дигән фараз да яңгырады ул көнне. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина исә әлеге санга башка яктан якын килә:
– 800 мең. бу – бүгенге көндә Татарстандагы балалар саны. Республикабызның һәр почмагында яшәүче һәр малай һәм кыз үзенең сәләтен үстерә, күрсәтә ала дигән сүз бит бу. «Йолдызлык» ул – балаларны саклау һәм аларның хокукларын яклауның, аларны иҗади яктан үсешен тәэмин итүнең иң яхшы формасы һәм ысулы, – ди ул.
«Ә ни өчен Татарстанда балалар шулай сәләтле? Бәлкем, биредә ниндидер башка төрле тере су бардыр?» Кичәнең башында алып баручы тарафыннан бирелгән әлеге риторик сорауга Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов бик төгәл җавап бирде.
– Биредә су да тере, җир дә тере, һава да саф, кешеләр дә тере һәм алар балаларыбызны кемгә караганда да ныграк яраталар һәм бәяли беләләр. Шуңа күрә дә Татарстан күгендә ел саен, көн саен, сәгать саен яңадан-яңа йолдызчыклар кабына һәм алар барысы бергә «Йолдызлык» хасил итә, – диде ул.
– Менә бүген монда иң-иңнәр җыелды. Сез үзегезнең муниципаль берәмлекләрнең, мәктәпләрегезнең генә түгел, ә республиканың, бөтен илебезнең горурлыгы, – дип, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь талантларны тагын да канатландырып җибәрде, «Без бу хәрәкәткә ярдәм иттек, итәбез һәм итәчәкбез!» – дип белдерде.
Бүләкләр мулдан булды: медальләр, дипломнар, махсус стипендияләр, мактаулы исемнәр, юлламалар, китаплар...
Иң олы бүләк республика балаларының төп яклаучысы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка булды. «Доброта. Любовь. Забота» мактаулы орденын ул Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле кулыннан алды. Республика лидеры үз чиратында Павел Астаховка «Дуслык» ордены тапшырды.

 
http://shahrikazan.com/tt/


 

Комментарийлар