Логотип «Мәйдан» журналы

Портрет

Юмореска.

Хәмитнең көзге алдында озак торуына гаҗәпләнгән хатыны Хәлимә:
– Нәрсә көзге алдында боргаланасың, әллә берәр сөяркә таптыңмы, бу арада базарга да бик ешладың? – дип иренә кычкырды.
– Синең уеңда сөяркә генә. Әйт әле менә дөресен: төс-кыяфәт ничек минем, чибәр кызлар күз ташларлыкмы?
– Маймылдан аз гына алда инде.
– Үземә алай ничава кебек...
Базардан кәефсез кайтты ул. Вакыйга болай булды. Озын павильонның беренче бүлегенә кергән иде, бүрек сатучы кыз Хәмитне кочаклап алмасынмы?! Алтмыш биш яшьлек ирнең башы әйләнеп китте.
– Абыкаем, и үзегездәге матур баш, менә шушы бүрекне генә сорап тора бит, чал чәчләрегезгә какраз туры килә.
Бүрек матур иде лә ул, хакы үзеннән дә матур булып чыкты. Алмый китте Хәмит. Әмма теге матур кызның арттан әйтеп калган сүзен ишетте.
– Кыяр кебек башлары белән йөриләр шунда дөнья ямьсезләп.
Өс киеме сата торган бутикта стриптиз күрсәтә язды. Ишектән килеп керүгә озын ботлы кыз озын бармаклары белән моның курткасын салдырып алды, безнең ир аңына килгәнче өр-яңа кәчтүмне кидереп тә куйды. Хәмит абзагыз сизми дә калды.
– И абый, синдә төс-буй, шушы кәчтүмне генә көтеп тора бит, көзгегә барып карагыз әле.
Көзге алдамый иде, Хәмит бу киемдә бер егерме яшькә яшәргән кебек булды.
– Моны киеп урамга бер чыксагыз, кызлар үзләре свидание билгеләячәк, абый.
Әмма пенсия акчасы кәчтүм хакыннан шактый накыс икәнен чамалаган ир чыгу ягына борылды, сатучы кызның да йөзеннән елмаю сүнде.
– Җыен гарип-горәбә йөри эч поштырып, гутың узгач ни кисәң дә бер инде ул.
Хәмитнең артыннан ишекне шап итеп ябып калдылар.
Аяк киеме бүлегендә эшләгән кыз төче сүзләр әйтмәсә дә, уңганлыгы белән сокландырды. Хәмит соңгы тапкыр кышкы ботинканы, СССР җан тәслим кылганга кадәр, шобага тотып алган иде. Дефицит аяк киемен ул эшләгән оешмадагы унбиш кешенең берсенә бирергә тиешләр иде, шобага аңа чыкты. Әмма аны алу да үзенчәлекле булды – универмаг сатучысы тиешеннән бер размерга бәләкәй ботинка бирде.
Менә бу кыз, тау актарып, Хәмиткә килешле аяк киемен кидерде. Менә бит капитализмның нинди әйбәт ягы бар – сәүдәгәрләр, акчаң булса, табаныңны яларга тора.
Теге вакытта, кешене күрмәс өчен, арт белән басалар иде.
– Их, акчасы гына чамалы...
Соңгы сүзләрне телдән әйтте бугай Хәмит. Уңган кызыбызның авызыннан «уңмаган» сүзләр чыкты.
– Аласың булмагач, албасты аякларың белән ни пычагыма килеп бастың инде монда!
Әйбер карарга гына чыккан җиреннән үзе хакында бик кызыклы сүзләр ишетеп кайтты ул матур кызлардан. «Табигать бирмәгәнне крем белән генә төзәтеп бетереп булмый», – диделәр парфюмерия бүлегендә. «Шайтанныкы кебек бармакларга перчатка текмиләр», – дип, арттан әйтеп калды бер сатучы. Ә килеп кергәндә, барсы да елмаеп каршы алган иде, аңламассың боларны. Көзге алдында басып торганда Хәмит шуларны искә алды. Кем белә, бәлки хатыны әйткәннәр дөрестер шул...
 

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ,
Башкортостан, Борай районы.

 

"Мәйдан" журналы архивыннан.

 

Комментарийлар