Логотип «Мәйдан» журналы

Помидорны яңача маринадлыйбыз

Бөтен сере шунда: помидорны кура җиләге яфраклары салып маринадлагыз. Аның помидоры да, тозлыгы да тәмле була. Өстәвенә, ул яхшы саклана. Кура җиләге яракларында була торган ацетилсалицил кислотасы әч...

Бөтен сере шунда: помидорны кура җиләге яфраклары салып маринадлагыз. Аның помидоры да, тозлыгы да тәмле була. Өстәвенә, ул яхшы саклана. Кура җиләге яракларында була торган ацетилсалицил кислотасы әчергә бирмәчәк.
3 литрлы банка өчен 2 килограмм чамасы помидор, 3 кура җиләге яфрагы, 5-8 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр, 1 аш кашыгы 9 процентлы уксус алыгыз.
Эш тәртибе:
1. Стерильләштерелгән банка төбенә кура җиләге яфраклары, һуш исле һәм кара борыч, аннары помидорларны салыгыз.
2. Банка тулганчы кайнар су коегыз һәм 20 минут тотыгыз.
3. Суны кәстрүлгә бушатып, тоз, шикәр комы, уксус салып, кайнатып чыгарыгыз.
4. Банкага сарымсак тырнакларын һәм кайнар маринад салып, тимер капкач белән каплагыз.
5. Банканы одеял белән төреп, суынганчы шул хәлдә тотыгыз.
 
Фото: teplogalaxy.ru

"Кызыл таң"

Комментарийлар