Логотип «Мәйдан» журналы

Помидорлар күп итеп уңыш бирсен өчен нишләргә?

Помидор яхшы уңыш бирсен өчен аның бала үсентеләрен — үги бәбәкләрен (пасынок), ян ботакларын (прищипывание) өзеп ташларга кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сылтама белән «Интертат» хәбәр...




Помидор яхшы уңыш бирсен өчен аның бала үсентеләрен — үги бәбәкләрен (пасынок), ян ботакларын (прищипывание) өзеп ташларга кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сылтама белән «Интертат» хәбәр итте.

tomatoes-1581204_960_720%5b1%5d




Шушы ике процедураны үтәсәң, помидорлар зурая, куакта торган килеш кызара башлый.




Үги бәбәкләрне өзәр өчен яндагы ботаклар 3-6 см га кадәр үсәргә тиеш. Бәбәкләрне өзгәндә 3 см биеклектәге бүкәннәр калдырыгыз, шулай калмаса бу урында кабат үги бәбәк үсәр.




Помидор уңышы яхшы булсын өчен төп ботакта бишкә якын тәлгәш калдыралар, яндагы ботакта дүртләп тәлгәш була ала. Чәчәк атканнан соң, ботакның иң өскесенең башын өзеп алалар. Бу турыда дача блогеры Гарәпшина сөйләгән.




Биек үсә торган помидор куакларында бер генә төп ботак калдыру хәерле, тәбәнәк куакларда ике ботак калсын, артыгын калдыру кирәкми, диелә хәбәрдә.



Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар