Логотип «Мәйдан» журналы

Газета-журналларга язылып, телевизор от!

“Татмедиа” АҖ газета-журналларга язылучылар арасында кабат бүләкләр уйната.Бу юлы төп приз телевизор (32 дюйм диагональле) булачак. Күптәнге традиция буенча, бүләкләр арасында цифрлы өч фотоаппарат, “...


“Татмедиа” АҖ газета-журналларга язылучылар арасында кабат бүләкләр уйната.



Бу юлы төп приз телевизор (32 дюйм диагональле) булачак. Күптәнге традиция буенча, бүләкләр арасында цифрлы өч фотоаппарат, “Кукмара” табак-савыты җыелмасы да бар. Үз районнарында иң актив язылучыны (иң зур суммага язылучы) кызыксындыручы бүләкләр көтә.
Акциянең төп шартлары элеккечә: 2016 елның 30 июненә кадәр “Татмедиа” АҖнең кимендә өч басмасына ярты елга язылырга кирәк. Акциядә катнаша торган басмалар исемлеге һәм аның турында киңрәк мәгълүмат белән tatmedia.ru сайтына кереп таныша аласыз.
Акциядә катнашу өчен басмаларга язылган квитанцияләрнең  күчермәсен Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт (индекс 420066)  адресына җибәрергә кирәк. Үзегезнең телефон номерыгызны һәм «Акция» дигән билге куярга онытмагыз.
Акция 2016  елның 18 апреленнән 20 сентябренә кадәр дәвам итә. Бүләкләр агымдагы елның 19 августында уйнатылачак.

7qqZV3fFC9Y

Комментарийлар