Логотип «Мәйдан» журналы

Питекантроп Габделбарый

Шаян хикәя.

– Шәмсия! Шәмсия! – дим. – Кара, ишетми дә, тавык куначага менмәс борын, әллә йокларга да яткан инде. Ач капкаңны, мин әле бу. Кәнкрит сөйләшәсе сүз бар иде. Ач инде тиз генә.
– Кем ул анда, сәнәккә кадалгыры? Ялгыз-ятим, тол хатын, дип, мине басымчак итеп, кояш баегач йөри, төн уртасында капкамны шакый.
– Чү әле, Шәмсия, чү! Каян килеп төн уртасы булсын? Кояш тау артына кергәнгә чирек сәгать тә юк. Мин әле бу, Шәмсия, мин, Габделбарый.
– Габделбарый?! Булсаң соң! Алланың кашка тәкәсе түгелсеңдер ич? Персидәтел булдым дигәч тә, йөгәнең бар, атың юк. Кәнкрит сүзең булгач, көндезен килә алмадың мәллә? – дип каршылады мине Шәмсия, авылның иң усал, иң зәһәр тол килене, дип сөйләгән иде миңа бу турыда Габделбарый абзый үзе.
Барысы да аңлашылсын өчен, чигенеш ясап алыйм әле. Ул елларда мин әле юньләп мыек та чыкмаган, әмма тумыштан ук даһилыкка мөкиббән киткән, бер кечерәк кенә район газетасының әдәби хезмәткәре. Ә Габделбарый абзый – Кремль капкасына да иелеп керешле, искитмәле ярау гәүдәле, кысыграк күзле, ач яңаклы, дык иткән нык агай. Аягындагы штиблеты да кырык бишенче размер. Безнең редакциянең җаваплы секретаре Нина Габделбарый абзый аягыннан идәнгә төшкән эзләргә басып карый да:
– Питекантроп! Тере Питекантроп! – ди.
Питекантроп абзыебыз «Ярыш» колхозында бакчачылык бригадиры. Бик уңган, бик булган кеше. Авылында кура җиләгенең, кара карлыганның яңа җирле сортларын чыгарган. Тәмле, эре, әйбәт, мул уңышлы сортлар. Редакциягә алып килеп сыйлаганы да бар. Менә шулар турында безгә мәкаләләр китерә. Әмма безнеңчә бер сүз дә яза белми. Яртысы рус, яртысы татар. Редакциядә аның язуын тик мин генә таныйм. Шунлыктан мин аңа бик кирәк. Ул мине бик ихтирам итә.
Габделбарый абзый минем үземә дә ошый. Район үзәгеннән егерме чакрымнардагы авылыннан атнасына бер килеп чыга ул. Мин дә аны сагынып көтеп алам.
– Хатының белән әйбәт, сөешеп торасыңмы? Аны иркәли, сөя, назлый беләсеңме? – ди ул, кысык күзләрен тагын да кыса төшеп.– Юкса сез, яшьләр, ул мәсьәләгә өстән генә карыйсыз. Гаиләнең нигезе юрган астында ныгытылганын белмисез.
Ул елларда, ул чорларда бу турыда ачыктан-ачык сөйләшү бармы соң?! Гаять дәрәҗәдә тыелган тема бит инде бу. Абзый миңа хатын-кызны ничек яраттыру, йоклаганда кай җиреннән башлап иркәләү серләрен аңлата. Үләрсең аның белән. Әйтерсең бу өлкәдә мин чи томана. Алай да мин абзыйны дикъкать белән тыңлыйм.
–  Ике сөешкән җан өчен һәр кунган төн башкасына мыскал охшамаган бәйрәм ул. Шулай булганда гына һәр кичне көтеп аласың, – ди. Мин дә килешәм. Бәйрәмне кем яратмый. Әмма үземә бәйрәмнәр бик эләкми әле. Кеше өстендә торабыз. Хатын беренче балага авырлы. Косып, ризык талымлап, баланы бик авыр күтәрә. Корсагы борынына җиткән. Кысрык кына бүлмәдәге бердәнбер полутораспальный караватыбызга көчкә сыеп ята. Җитмәсә, күңелен җыен пүчтәк шөбһәләр баса: бәбәйдән мин котыла алмам, үләрмен, мин үлгәч фәләнне алма, фәләнгә өйләнерсең, дип кич саен башымны катыра. Төнлә генә була торган яратышу-сөешү, дөньяңны онытып бер-береңне назлау ләззәтләре бик тәтеми шул.
Әмма Габделбарый абзый белән килешәм. Һәр төн башкасына охшамаган бәйрәм булырга тиеш. Ничава, таш чабу түгел, бәйрәм күрмәгәнгә генә түзәргә була.
– И-и, барысын сөйләсәңме, мин яшьлектә күпләрнең күңелен күрдем, күпләр миңа рәхмәтле, – ди ул, йомшак кына кеткелдәп. – Әгәр хатын-кызга күзем төшми башласа, Ходай гомеремне бүген алса да үкенмим.
–  Тыңлап бетер әле. Бая башлаган сүземне тәмамлыйм инде. Булган хәл, үземнең баштан үткәнне сүлим бит, – дип, баягы сүзен дәвам итте ул. – Шәмсия, шулай шар ярып, ярты авылны уятса да, ачты капкасын. Кердем. Кор әле пәрдәләреңне, дидем. Корды. Почмак якта йоклаган ике малае өстенә япма салып килде, чаршауны тартты. Мин өстәлгә авызын чи бәрәңге белән томалаган бер шешә чыгарып куйдым. «Карын бик ач минем, хет тәбә китереп куй, синең белән, Шәмсиякәй, бик җитди мәсьәлә турында сүз куертасыбыз бар», – дидем.
–  Кияүгә димләргә килмәгәнсеңдер ич? – ди бу.
– Бу сүзләрне, Шәмсия апаем, син әйтәсеңме, минме? Син бит минем ярты эшне җиңеләйттең, – дим.
– Эш бит болай, Шәмсиянең капкасын шакымый чара юк иде миңа, – дип дәвам итте Габделбарый абзый, миңа күз кысып. – 1930 елның иртә җәй башы бу. Мин үзебезнең Тактагушта колхоз төзеп этләшәм. Иртән авылдашларның барысы да колхозга дип малларын җитәкләп киләләр. Тапшыралар. Кичтән янәдән алып китәләр. Иртән төзелгән колхоз кичкә тагын тарала. Аптыраш. Үгетләп карыйм халыкны, кисәтәм, хәтта куркытам. Халык хәйләкәр бит. Мин сөйләгәндә, ризалык белдереп, дәшми генә тыңлап торалар да үзләренчә эшлиләр.
Бүсерле Җәүдәт дигән бер карт бар авылда. Ничә яшендә икәнен кем белгән дә, кем сораган. Тәрәзәләрен сарык карындыгы белән япкан, яртылаш җиргә иңгән мунчасында ялгызы яшәп тырмаша шунда. Әле болай бик нык карт, күзе күрә, колагы ишетә. Минем колхоз төзергә тырышып йөргәнне ул да күрә. Авыл зур түгел. Җиребез байтак. Менә шушы авыл халкын, колхоз төзеп, күмәк хуҗалык белән яшәргә өндим. Бергә булсак, лабогрейкалар, тракторлар алырбыз дим. Ялгызың гына аларны үлсәң дә ала алмыйсың.
Беркөнне шулай Бүсерле Җәүдәт бабай алачыгы яныннан узып барышым. Карт үз янына дәшә.
– Габделбарый улым, кил әле монда. Менә шушында, бүрәнә өстенә чүгеп, минекен көйрәтеп кит. Сүләшәсе сүз дә бар ие синең белән. Үзеңә бер акыллы киңәшем дә бар.
– Җәүдәт бабай, ачуланма. Синең кайгың түгел әле миндә. Әнә иртән төзегән колхоз кичкә тагын таркалырга тора, – дип, аңа кул гына селектем. – Киңәшең дә кирәкми. Үз уйларым белән дә башым тәмам каткан.
– Ярар, улым, әйттем исә кайттым. Үзеңә кара. Миңа килеп ялынмый синең башка хутың юк. Бүген килмәсәң, иртәгә килерсең.
Иртәгесен тагын шул хәл. Кичкә колхоз тагын юк. Печән өсте җитеп килә. Яз башында күмәкләшеп арпа, солы, борчак чәчкән идек. Аларны ничек урырбыз?
– Кил, берне көйрәтеп кит, – ди тагын Җәүдәт карт, аның өй түреннән узып китешли.
– Син дә тәмам аптыраттың. Йә, килдем, шуннан ни диярсең? – дим тупас кына.
– Мә, көйрәт берне, чүгә төш. Аягөсте генә сөйләшә торган киңәш бирмим мин сиңа, – дип, Җәүдәт бабай чакма сугып тәмәке кабызды. Аны миңа сузды. – Күрәм хәлеңне, ут йотып йөрисең, улым Габделбарый. Сүземне тыңла да, син миңа кыл бер изгелек, ягъни эшлә бер егетлек. Минем бер сүзем җитә авыл халкына, колхозың таркалмас.
– Әй-й, син дә сөйләп куясың инде, карт алаша. Кем булдың соң әле ул хәтле? – дим. Яшь чак бит. Дорфалык, мәгънәсезлек бер капчык. Югыйсә яхшы беләм, Җәүдәт картны авыл нык ихтирам итә. Мал суйсалар, өлеш чыгаралар, мич яксалар, чәйгә дәшәләр. Олысы, кечесе аңа киңәшкә килә. Акыллы, абруйлы карт.
– Алай да ни йомыш? Тиз әйт, вакытым тар. Мунчаңның түбәсен ябаргамы? Әллә мичең ишелгәнме? Ярдәм соравыңмы? Бу алачыгыңны синең үгез белән генә эттерәсе инде.
Башың эшләмәсә, телең шулай зәһәр була инде. Картны һаман рәнҗетеп сөйлим бит.
–  Син, улым Габделбарый, эшеңне уң итәсең килсә, беләсеңме нәрсә эшлә? – Җәүдәт бабай туктап тамагын кырып торды. – Кһм-кһм, башта, беренче гамәлең итеп, ире солдатта югалган Шәмсия-каракашны миңа димлә! Йөгәнен минем кулга тоттыр.
Күзләрем шар булды. Кулымдагы тәмәкем төшеп китте. Төпчек өстенә бастым.
– Шәмсияне?! Ул бит, ул бит! Кит әле, Шәмсия синең балаң төсле генә. Син аның атасы булырлык кеше.
– Син анысын тикшермә. Әйткәнне эшлә, колхозлы буласың килсә. Ә кемгә ничә яшь икәнен Шәмсия белән үзебез хәл итәрбез. Аның ире герман сугышында югалды. Аңа хәзер минем кара исәп белән дә унбиш еллар. Исән булса, йә кайтыр, йә бер-бер хәбәр салган булыр иде. Ә нинди сылу, сулып, ялгызы изаланып гомер кичерә. Бергә булсак, үкенмәс! Арышы чәчкән, бодае урган, үгезе печкән, аты дагаланган булыр. Үзен кочагымда гына тирбәтеп йоклатырмын.
Моңа тикле Җәүдәт картка болай текәлеп караганым юк иде. Шушы сүзләреннән соң ирексездән төбәлеп карадым. Кара, егет кеше тора лабаса. Карашы үткен, йөзендә – тәвәккәллек. Йөрәгендә – дәрт, беләгендә көч бары сизелә. «Кочагымда тирбәтеп йоклатырмын», ди бит. Димәк, түшәк җылысы, түшәк ләззәте кирәк аңа. Ә минем ничә көн хәләл хатыным янына кайтып куна алганым юк. Идарәдә, куылган мулла абзый йортында кунып ятам. Үземнең өй авылның теге башында ук. Иртән килеп җиткәнче, колхоз таркалыр дип куркып, ничәнче көн шунда кунам. Җәүдәт картка тагын бер текәлеп карадым. Каян килеп әле ул бабай булсын. Кулындагы балтасын бүкәнгә җиңел генә чапты.
– Каер! – диде. Учка төкереп, ике куллап тарткач кына суырып чыгардым. Ә битен, текәлеп карагач аеруча нык күренә, ир-атка хатын-кыз кочагы, кайнар куены җитмәгәнлектән генә чыга торган вак сыткы баскан.
– Син, улым Габделбарый, тәвәккәл бул. Минем гозерне җиренә җиткереп башкар, колхозың шул сәгатьләп таралмас, – диде дә балтасын янәдән дык итеп бүкәнгә чапты.
Колхозны таркатмас өчен мин гозерләрнең моннан четереклеләрен дә үтәргә әзер идем. Хәер, монысы да җиңелләрдән түгел. Шәмсия ни дияр. Унбиш еллап ирсез торып, яманаты чыкканы юк. Хуҗалык тота, аталарыннан бишектә калган ике малаен аякка бастыра. Ни булса шул дип, барып кердем инде Шәмсиягә.
– Йә, йә, чиш капчыгыңның авызын, Габделбарый. Нинди «җитди сүз» сүләшергә килдең минем белән? – дип каршыма басты ул. – Озаклап утырырга җыенма. Иртәгә малайларым белән көтүгә чыгасым бар, чиратыбыз җитте.
Бер стакан тутырып тоткач, бераз кыюлык керде миңа. Туп-турысын әйттем дә бирдем.
– Беләм мин бу турыда. – Шәмсия елмаеп яулыгын төзәтеп куйды. – Җәүдәт абзый узган көзне дә көлтәләремне сугышты. Кыш башында бияне дагалап бирде. Куллары уйнап тора, эшкә килгәндә, яшь егетләрең бер җирдә торсын. «Шәмсия, иркәм бул минем, бергә булыйк», – дип шул чакта ук әйткән иде.
– Шулай булгач, нигә мине йомышчы малай урынына йөртәсез? Күндерә алсаң, колхозың таралмас, дигәч кенә килдем бу юлы да.
– Йортка кергәнче, утка кер, дигәннәр, Габделбарый. Җәүдәт абзый минем йортыма килмәс бит инде. Мин дә, биямне, сыерымны җитәкләп, аның мунчасына бара алмыйм, – дип сузды Шәмсия. Кара, каһәрләрне, монысы да каршы түгел. Мине генә җүләрсетеп йөртәләр. Ярар, миңа колхоз таркалмау кадерле. Шәмсия сүзләрен иртәгесен Җәүдәт картка җиткердем.
– Нишләп иске мунчага булсын. Әгәренки ризалык бирсә, мин Шәмсия-каракашны калай түбәле, урыс капкалы, биш почмаклы йортка килен итеп төшерергә җыенам.
– Әзерләгәннәр ди сиңа шундый алпавыт йортын,– дим.
– Нигә алай дисең, Габделбарый? – диде Җәүдәт карт, ак сакалын уып. – Читкә киткән мулланың мәчет каршындагы йортын саталар икән бит. Мин менә шул йортны сөйләшеп йөрим.
–  Мичең артында кыштыр-кыштыр йөргән тараканнарыңа сатып алмакчы буласыңмы аны?
–  Нигә тараканнарны борчып торыйм, Габделбарый улым! Җиргә күмгән алтыным бар.
– Алтын?! Каян килде ул сиңа? Күктән яумагандыр ич?
– Нигә күктән яусын! Хәләл көчем белән эшләп тапкан алтыннар. Мин яшь чагында биш ел шахтада күмер чаптым. Җиде ел алтын приискасында алтын юдырдым. Ул яклардан мин картлык көнемә запассыз кайтмадым Кыскасы, никахлаштылар алар. Җәүдәт карт Шәмсияне пар кара айгыр җигелгән тарантас белән килеп алды. Никахлары гомерле булды. Шәмсия шушы никахта, булганнары өстенә, тагын ике малай, елак кына бер кыз тапты. Өй яннарыннан узган саен икесе беравыздан:
– Габделбарый, безне бәхетле иткән өчен мең рәхмәт сиңа, үзең дә бәхетле бул, дөньяның рәхәтен күр, – дип теләп калалар.
Безнең шулай гәп корып утырганны, бүлмәгә кереп, җаваплы секретаребыз Нина да тыңлап торган икән. Татарча яхшы аңлый ул. Шул сүзләренә күп мәгънә салып: «А ведь этот Питекантроп настоящий мужчина!» – дип чыгып китте.
 
* * *
Габделбарый абзый үзе дә, аның якты йөзле карчыгы да күптән мәрхүмнәр инде. Йортларында ят кешеләр яши. Керсәң, танымыйлар. Алар өе яныннан еш узып киткәлим. Бакчадагы карлыганнар гына мине таныйлар төсле. Кыштыр-кыштыр килеп сәламләп калалар...
 

Альберт ХӘСӘНОВ

 

Фото: https://pixabay.com


 

 

Комментарийлар