Логотип «Мәйдан» журналы

Пенсионерлар эшлиме сездә?

Юмористик хикәя.

Көннәрдән-беркөнне институтның директор урынбасары янына бер пенсионер килеп керә:
– Гафу итегез, – ди ул, – сездә пенсионерлар эшлиме?
– Эшли, – ди моңа директор урынбасары.
Шуннан соң бу пенсионер эндәшми-нитми генә чыгып китә. Әмма берничә айдан ул тагын әйләнеп килеп җитә:
– Сездә пенсионерлар эшлиме?
– Элек эшлиләр иде, хәзер юк.
– Алайса, мине эшкә алыгыз, – ди бу.
Пенсионер эшкә алынгач, эш урынына килеп, гәҗит-фәлән караштырып, телефоннан сөйләшкәләп утыра да кайтып китә. Шулай килә дә, гәҗит укып, чәй эчә дә... кайтып китә. Көн саен шулай кабатлана.
Шактый көннәр үткәч, директор урынбасары үзе керә моның янына:
– Гафу итегез, Сез кайчан эш башларга уйлыйсыз, – ди ул, – кара сүзләр әзерләнмәгән, аклары да рәткә салынмаган. Шәхесләр исемлегенә тотынмагансыз да. Кайчан эш башларга уйлыйсыз?
– Бәй, Сез бит үзегез эшкә алганда нәрсә дидегез? Хәтерегездәме? «Пенсионерлар бездә эшләми», – дидегез. Эшли торган булгач аны, юньлерәк җирдә дә эш бетмәгән...
 
Дару урынына күзлек
 
Шулай бервакыт директор урынбасары зарланып доктор янына килә.
– Нервлар чыгымлый бугай. Көн дә тавыш... бигрәк тә үзем эшкә кабул итеп алган хезмәткәрләр тынгы бирми.
– Мондый хәл еш кабатланамы?
– Соңгы елда аерата ешайды. Хәлләр авыр... Берәр рецепт язып бирә алмассызмы?
Доктор сүзсез генә рецепт яза. Урынбасар даруханәгә килеп әлеге рецептны бирсә, ни күзе белән күрсен, аңа күзлек төреп бирәләр...
Урынбасар кабат доктор янына йөгерә.
–Сез миңа нәрсә яздыгыз? Нигә миңа бу күзлек?
Доктор авыр сулап куя:
– Нигә булсын, эшкә кабул иткәндә, юньсезләрне юньлеләрдән аз гына булса да аеру өчен бу.
 

Фарсель ЗЫЯТДИНОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

 

«Мәйдан» № 5, 2022 ел

 

Комментарийлар