Логотип «Мәйдан» журналы

Пеле барлык бүләкләрен сатарга булган

Бразилиянең легендар футболчысы Пеле спорт карьерасы вакытында яулаган барлык бүләкләрен һәм истәлекле әйберләрен сатуга куйган.Өч көн дәвам итәчәк аукцион Лондонда бүген башлана. Онлайн-гариза аукцио...


Бразилиянең легендар футболчысы Пеле спорт карьерасы вакытында яулаган барлык бүләкләрен һәм истәлекле әйберләрен сатуга куйган.



Өч көн дәвам итәчәк аукцион Лондонда бүген башлана. Онлайн-гариза аукционда дөньяның һәр почмагыннан да катнашу мөмкинлеге бирә.
Әлеге аукцион спорт тарихына иң зуры сату-алу буларак кереп калыр, мөгаен. Сатуга 2 меңнән артык лот куелган. Алар арасында дөнья чемпионатының 3 медале, футболчының аяк киеме, шулай ук Пеле 1000 нче голын керткән туп та бар. Сатудан кергән табыш 7 миллион доллардан артып китәргә мөмкин.
Иң кыйммәтле әйбер – чемпион кубогының күчермәсе булырга мөмкин. Аның якынча бәясе 560-800 мең доллар, диелә.

Комментарийлар