Логотип «Мәйдан» журналы

Патшалар салаты рецепты

Бу катлы һәм үзенчәлекле тәмдәге салат. Салат өчен: аз тозлы горбуша балыгы (сөмбаш, форель), суган, йомырка, бәрәңге, алма, сыр, майонез, кызыл уылдык, үсемлек мае, яшеллек.1 кат шакмаклап туралган б...

Бу катлы һәм үзенчәлекле тәмдәге салат. 
Салат өчен: аз тозлы горбуша балыгы (сөмбаш, форель), суган, йомырка, бәрәңге, алма, сыр, майонез, кызыл уылдык, үсемлек мае, яшеллек.
1 кат шакмаклап туралган балык;
2 кат үсемлек маенда кыздырылган суган;
3 кат эре угычтан уылган йомырка агы;
4 кат эре угычтан уылган йомырка сарысы;
5 кат эре угычтан уылган пешкән бәрәңге;
6 кат майонез;
7 кат эре угычтан уылган яшел алма;
8 кат эре угычтан уылган каты сыр;
9 кат майонез;
10 кат балык, икра, яшеллек белән бизәргә.
Салат төн буе яки 5 сәгать суыткычта торса бик тәмле булачак.
 

Фото: Гөлүзә Василова 


https://intertat.tatar/news/cooking/23-12-2020/patshalar-salaty-retsepty-5794653

Комментарийлар