Логотип «Мәйдан» журналы

Өзелгән кыл

Хикәя.

Алия кул сәгатенә күз төшереп алды – дәресләр бетәргә берничә генә минут калып бара. Бүген аны мәктәптән кем каршылар, әтисе эштән бушамый, ә әнисенең монда килеп күренмәве хәерлерәк. Менә звонок яңгырады. Кыз, өенә кайтасы килмичә, юри вакытны сузарга теләп, нидер язган булып утыра. Сыйныфташы Илдар ишектән башын тыгып: «Алия, сине алырга бабаң килгән, бар, көттермә», – диде дә, күздән югалды. Кыз ни әйтергә дә белми аптырап калды, аның бабасы авылда яши бит, җитмәсә, инвалид, ул аның кайда укыганын да белми, ничек килсен ди инде ул. Кызыксынуы шундый көчле иде, тиз генә җыенды да, беренче катка йөгерде. Баскычтан төшкәндә үк күреп алды кыз каршылаучының кем икәнен һәм, аны-моны уйлап тормыйча, киредән өске катка чапты, кеше юк җирне эзләде. Шул мәлдә нинди уйлар кичергәндер сабый күңеле – бу минутта иптәшләре алдында әтисенең карт булуы өчен оялып аңа якын бармады бит ул, шуңа да балалар таралганны көтәргә булды. Аңа ун яшь булса, атасы –алтмышта, чәчләре дә агарган, бабайлар төсе кереп бара. Ә башкаларныкы типсә тимер өзәрлек япь-яшь әнә, нигә аның әтисе генә шундый олы яшьтә соң, дигән уйларына күптән түгел җавап тапты кыз...
Шактый вакыт көтте Гамир кызын, әллә ничә балага әйттереп карады. Менә, ниһаять, сөмсере коелган Алиясе дә күренде. «Кайда йөрисең, сезнекеләр күптән таралышып бетте бит инде», – дигән шелтәләү сүзләре дә җавапсыз калды ата кешенең. Алия юл буена бер авыз сүз сөйләшми генә кайтты.
Бүген дә гадәттәгечә инде, әнисе өйдә юк – беркайда да эшләми дә, югыйсә, ә үзе гел өйдә тормый. Әтисе институтына ашыкса да, бу юлы тоткарланырга булды, кызы белән ачыктан-ачык сөйләшүне һаман күпме сузарга була инде.
– Кызым, сиңа ни булды соң, бер дә кәефең юк? Миңа үпкәң бар кебек йөрисең? Мин бит сине бик яратам, кызым! Әниең белән синең өчен тырышып, пенсиядә килеш тә 2-3 урында укытам, аңла инде зинһар өчен.
– Ә син башка балаларыңны да мине яраткан кебек яратасыңмы? Нигә мине алар белән таныштырмыйсың, их, әти!?
Гамирның өстенә бер чиләк салкын су койдылармыни – тәне куырылып китте хәтта. Ничә еллар буе яшереп килгән сер ничек чишелгән, аңа кем сөйләгән – башында мең төрле сорау, җавап кына юк. Дөрес, бар ул җавап, тик ун яшьлек балага шундый катлаулы җавапны гади генә итеп ничек аңлатып бирергә? Әйтәм аны, Алия соңгы араларда бик боек йөри, әтисе белән күзгә-күз очрашудан кача, дәресләрен карауга да артык исе китми, йокы килә дигән сылтау белән иртәрәк ятарга тырыша. Юк, ата кеше бу сөйләшүгә әзер түгел икән әле, башта хатыны белән сөйләшәсе булыр, серне бәлки ул ачкандыр...
– Кызым, хәзер эшкә ашыгам, мине студентларым көтә, имтиханнары борын төбендә, кич кайткач сөйләшербез, – диде дә, җавап та көтмәстән, кызының менә-менә түгелергә торган күз яшьләрен күрмәс өчен, тизрәк ишеккә атлады.
Алиянең кәефе нык кырылды бу сәер яңалыкка, аның сабый күңеле мондый сынауларны ничек күтәрергә тиеш соң, ул каян белсен. Әнисе белән бу темага сөйләшәсе дә килми аның, бәлки ул да әлегә белмидер, әтисенә кычкырып ябышса – алда нинди тормыш көтә инде безне, болай да әни гел әтидән нидер таләп кенә итә, яратмый да бугай ул аны, дип уйлады, кинәт кенә зурларча фикер йөртә алган бала. Әтисен әнисеннән артыграк күреп яраткан кыз, чын дөреслекне белгәч, инде ни уйларга да белмәде.
...Гомер көзләрен болай каршыларбыз, дип берсенең дә башына килмәгәндер ул чакта. Гамир белән Гүзәл студент елларын Казанда бергә үткәрделәр, икесе дә бер институтта укыдылар, соңгы курста кавыштылар. Гаиләле булгач, юллама белән икесен бер урынга эшкә җибәрерләр дигән ниятләре дә бар иде. Әлмәт егете Гамир, зифа буйлы, чибәр, чая хәләл җефетен ияртеп, туган шәһәренә кайтты. Диплом эше җитәкчесе булган Әнвәр Сәхапович якташ егетне хатыны белән бергә Әлмәтнең бер институтына эшкә урнаштыру хәстәрен дә күрде. Яхшы укыган шәкертенә алга таба аспирантурага керергә, фән юлыннан китәргә кирәклеген дә искәртми калмады. Гамир тыңлады остазын, беркадәр эшләгәннән соң башта читтән торып укыса, бер елын хатыны белән кызын Әлмәттә калдырып, Казанда торып укуга күчте. Гүзәл үзе дә, фән эшлеклесе булырга хыялланган, институттан кызыл диплом алып чыккан белгеч буларак, иренә юл куйды, аның галим булып җитешүен күрәсе килү теләге җиңде. Докторлык диссертациясе язганда, ярты ел бөтенләй кайтмады Гамиры. Барысына түзде Гүзәл – ирен сулар һавасы итте, Казанга кем барса, шуның артыннан азык-төлек җибәреп ятты, авырлыкларга бер дә зарланмады. Шулай чираттагы кайтуында, ире юарга биргән күлмәкнең түш кесәсеннән алтын алкалар сатып алган товар чегына тап булды. Менә бит, күпме түзгәненә күрә нинди бүләк алып кайткан аңа хәләле, кичкә матур табын корырга кирәк булыр, сагынганын, яратканын шунда әйтер. Үзенең дә яңалыгы бар, ул да аны сөендерер, бәхетле кич, төн көтә бүген аларны. Рәхәт уйлар кереп оялады хатын күңеленә, ничек тизрәк кичне җиткерәсе...
Татлы уйлары юкка гына булган лабаса, күрәсе кешеләрем бар, озак тормыйм, дип чыгып киткән ире таң беленгәч кенә кайтты. Аны күрүгә үк «очты инде болай булгач алкалар, аңа түгел икән ич алар» дигән уй бораулап үтте баш миен. Ят хушбуй исе борынын гына түгел, бөтен йөрәген айкап, парә-парә телгәләп узды хатынның, әйтерсең лә, шул мизгелдә аларны бәйләп торган кыл мәңгелеккә өзелде. Арып-талып кайткан ир дигән зат шунда ук гырлап йоклап та китте. Карынында икенче баласын йөртүен дә әйтә алмады, җае чыкмадымы шунда, әллә башка уйлар биләдеме – ул әле аларның очына чыга алмый җәфаланды.
Гомер алай да, болай да уза бит ул. Балалар хакына иренең чираттагы хыянәтләренә күз йомарга өйрәнде Гүзәл. Инде менә ике кызлары да үсеп буйга җитте. Олы кызлары үз гаиләсен корды, кечесе институтта соңгы курста укый. Ире диссертациясен уңышлы яклады, башта институтта декан урынбасары, аннары проректор, аңа кабул итү бүлмәсе аша гына йөрисе хәзер – зур түрә булды. Кесә калынайды, дәрәҗәсе үсте. Секретарь кызларны да перчатка урынына алмаштыра торды. Берсеннән-берсе чибәр кызлар кочагына керде, башын әйләндерде галимнең. Эштәгеләр аның бу яшерен шаяру-мавыгуларын сизеп-белеп торсалар да, күрмәмешкә салыштылар, җитәкчегә каршы барып кара син. Гүзәлгә бу хәлдә ире белән бер коллективта эшләве бик авыр иде. Якын күреп йөргән хезмәттәшләре дә күзенә туры карарга базмый, читләшә башладылар. Эштән китү иң кулае булачак, берәү дә аны калырга үгетләмәячәк тә. Ә йөрәк януын, хисләренең таптый-таптый җиргә күмелүен, өзелгән кылның беркайчан да ялганмаячагын уйлый-уйлый йокысыз төннәр үткәрүен бер үзе генә белә шул. Ничәмә-ничә мәртәбәләр ялгарга тырышып карады ул өзелгән кылны, булмагач булмый инде...
Ирендә соңгы вакытта эшләгән секретарь кызның көннән-көн түгәрәкләнә баруын күреп, чыш-пыш гайбәтләрне ишетеп торган Гүзәл, барысыннан да тәмам туеп, яраткан эшен калдырырга мәҗбүр була, аннары иреннән аерыла һәм кызлары янына Казанга күченеп китә. Һәрбер сынау кешене көчлерәк булырга өйрәтә, Гүзәл дә, иллесе тулганда, өр-яңа тормыш башлый. Кызлары укыган институтка эшкә аны бишкуллап алалар, ул фән дөньясына чума. Тора-бара ул да диссертация яклый, менә дигән фәннәр докторы була, республикада таныла.
Ә Гамир үзенең кече кызы белән бер яшьтәге шул секретарь сөяркәсенә өйләнеп, «бәхетле» тормышында яшәп ята. Хатыны күңел ачарга, акчада коенырга, елга икешәр тапкыр дус кызлары белән чит илгә диңгезгә барырга, машинасын әледән-әле яңага алмаштырып торырга ярата, рестораннардан кайтып керми. Баласы, үз ире турында уйлау да юк аңарда, әллә кемнәр белән чуалуы Гамирга да килеп ишетелгәли. Мәктәпкә барса да, юк сәбәп табып, укытучыларга скандал оештырып кайта, кызы җир тишегенә керердәй була яңадан.
...Алия шулай беркөнне дәресләрдән иртәрәк кайта да, өйдә кеше югында, әтисенең компьютеры артына утыра. Актарына торгач, бер сәер язмага очрый, әтисенең кызларына, ягъни Алиянең үги апаларына язган хаты була ул. Үзенең бу тормышта бик күп ялгышлыклар эшләвен, хаталары өчен алардан гафу сорап, соң булса да кичерүләрен үтенеп, бәхиллекләрен алырга теләве икән. Тик хат язылганга инде елдан артса да, ул әле һаман да җибәрелмәгән...
Нәни бала күңеле белән чын-чынлап кызганды Алия әтисен. Апаларын бик күрәсе килә дә соң... Хәер, гомер алда бит әле...
 

Гөлшат НУРЕТДИНОВА

 

Фото: https://www.facebook.com/

 

 

 

 

 

«Мәйдан» №9, 2020 ел.

 

Комментарийлар