Логотип «Мәйдан» журналы

ОСАГО полисларын алыштырырга мәҗбүр итәчәкләр

Россиялеләрне ОСАГО полисларын алыштырырга мәҗбүр итмәкчеләр. Россия автоиминиятчеләр союзы шулай итеп ялган полислардан котылу юлын эзли.Бер үк вакытта акча кебек үк ялганнардан саклану дәрәҗәсе көчл...

Россиялеләрне ОСАГО полисларын алыштырырга мәҗбүр итмәкчеләр. Россия автоиминиятчеләр союзы шулай итеп ялган полислардан котылу юлын эзли.


8694-2d0c6bac1bb2b09c49aa5ca71f29aa4f


Бер үк вакытта акча кебек үк ялганнардан саклану дәрәҗәсе көчлерәк булачак. Моның өчен Гознак белгечләрен дә чакырырга планлаштыралар. 2016 елның 1 июленә бар полислар да алыштырылырга тиеш икән. Шунысы куанычлы, транспорт ияләре артык акча тотмаячак, барлык чыгымнарны да иминиятләүчеләр күтәрә диләр.


ЮХИДИ хезмәткәрләре дә ялган полисларга каршы көрәшәләр: камерага эләккән юл хәрәкәтен бозучыларның өстәмә рәвештә ОСАГО полислары да тикшерелә.
РСА статистикасы буенча Россиядә 1-4 миллионлап ялган полис белән йөрүчеләр бар.
 
http://www.atnya-rt.ru/tt

 
 

Комментарийлар