Логотип «Мәйдан» журналы

Өрек пирогы

Камыр өчен кирәкле азык-төлек: 250 г маргарин, 4 йомырка, 10 г чүпрә, 4 аш кашыгы сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, уылган лимон кабыгы, он.Эчлек һәм глазурь өчен: өрек джемы, 100 г әчтерх...

Камыр өчен кирәкле азык-төлек: 250 г маргарин, 4 йомырка, 10 г чүпрә, 4 аш кашыгы сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, уылган лимон кабыгы, он.

dp029_0
Эчлек һәм глазурь өчен: өрек джемы, 100 г әчтерхан чикләвеге, шикәр комы, 4 йомырка агы.
Әзерләү. Камыр басарга һәм 4 өлешкә бүләргә, һәрберсен уклау белән җәяргә. Майланган табага башта бер түгәрәкне салырга, мул итеп джем (яки повидло) җәяргә, икенче җәймәне капларга. Шул рәвешчә соңгы җәймәне каплап, өстенә 4 йомырка агы, төелгән чикләвек һәм шикәр комы кушып әзерләгән "глазурь" сөртергә. Төче камырдан "челтәр" ясап, пирогны бизәргә дә була. Яхшылап кабарсын өчен, пирогны 2 сәгатьләп җылырак урында тотарга, соңыннан духовкада уртача температурада пешерергә кирәк.

Комментарийлар