Логотип «Мәйдан» журналы

Онытма син!

Хәтерләүдән курыкма син!Үткәнеңне онытма син! Бел син ерак бабайларныңничек итеп көн иткәнен,ни иккәнен, ни чиккәнен,нинди уйлар, нинди моңнарбезгә калдырып киткәнен. Һәр карыш җир сугарылга...

Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
 
Бел син ерак бабайларның
ничек итеп көн иткәнен,
ни иккәнен, ни чиккәнен,
нинди уйлар, нинди моңнар
безгә калдырып киткәнен.
 
Һәр карыш җир сугарылган
шәһит җаннар каннарында.
Үткән яулар шәүләсе бар
Туган якның таңнарында.
 
Һәр нигезнең, һәр авылның,
һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
калганы бар, киткәне бар...
 
Горур сүз әйт, сорасалар:
ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
үз тарихын анык белгән!
 
Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!
 

Равил ФӘЙЗУЛЛИН


Фото: https://pixabay.com/

 
«Мәйдан» №5, 2020 ел.

Комментарийлар