Рузалиянең ире бик еш соңга калып кайта башлады. Ул кеше ирләре кебек эчеп йөрмәде. Эшкә дә барды, йорт-җирдә дә тик тормады, үзенә эш табып эшләп йөрде.

 

Тыйнак, аз сүзле Рөстәмнең хатынына бер нәрсәгә генә ачуы килә иде. Инде ун елдан артык торсалар да, ни сәбәпледер, балалары булмады аларның. Йөрмәгән, тикшерелмәгән больница калмады, бармаган им-томчы дигәндәй. Бу йөрүләр дә аларны бик ялкытты, йончытты. Дус-дошманнар, авылдашлар, ике арага таяк тыгып, корт күчен кузгаткан кебек, сызлаган яраны кузгатыр иде. Һәр икесенә төрлечә сорау яки үгет-нәсыйхәт биреп, йөрәккә уелган тирән яраны яңарталар иде.
Бу ачуланышу да юктан гына башланды. Бианасы Әсма, улы кайтмаганга, киленен тирги башлады.
– Корыган яфрак, син җүнле булсаң, иреңне эзләп алып кайтыр идең. Әнә синең дус кызың Гөлсинәгә ияләшкән. Төрле ирләрдән тапкан өч баласы өстенә, дүртенчесен алып кайтмасын тагын. Чир ияртеп кайтмаса, бер хәл булыр. Уйнашчы дустың янына тикмәгә йөрми ул. Аңа бала кирәк, бала, – дип, үз бүлмәсенә кереп бикләнде.
Соң булуга карамастан, аларның берсе дә йокларга теләми иде: берсе – малаен, икенчесе ирен көтте.
Аһ, ачы телле дә инде аның сыйныфташы Гөлсинә! Һәрчак аннан көлеп: «Телисеңме, мин сиңа иреңнән ташбатыр бер баһадир ул алып кайтып бирәм? Минем бит, яшьти, бар җирем дә сәламәт, ләкин ирләрне тәрбия кылып яшәргә минем акылым да, түземлегем дә җитми. Ирләр алар бала-чага кебек, тәмле ашарга, чиста-пөхтә киенергә, эшен бетереп, песи кебек сузылып ятарга яраталар. Бала-чагага кычкырып та, тәпәләп җибәреп тә була, ә ирләргә ласка кирәк, дускаем. Мин ирләрнең акчасын һәм ласкасын гына яратам», – дип, көн дә эштә кәефен җибәрә иде.
Башта уйнап, аннан чынлап әйтә торгач, Гөлсинә аның ирен үзенә ияләштерде дә куйды.
Рузалия эчтән генә сызды, ул бианасы Әсманы да аңлый, аны да рәнҗетәсе килми, тик ни эшлисең? Тартып алып булмый бит ул баланы. Ходай бирми ни өчендер. Ун елдан артык торып та балаң булмасын инде. Әллә аңа бала кирәкмиме, аңа рәхәт дисезме көн дә мендәр кочаклап, Ходайга ялварып, елап ятулары? Бианасы Әсманың «корыган агач», «кипкән яфрак», «нәселсез таяк» дип гел кабатлап торган сүзләреннән туеп, әллә кайларга качып китәсе килгән чаклары еш булды аның.
Ире Рөстәм бердәнбер көнне Гөлсинә янына яшәргә китте. Бианасы, бөтен әйберләрне атып, Гөлсинәне куды: «Өйдән чыгып китәр димә мине, ирем Мирсәетем салган йорт, ни күрсәм дә, шушы нигездә күрәм, шушы өемдә үләм», – дип, Рузалия белән бергә яшәп калды. Әсма әби кисәк кенә юашка, мескенгә әверелде. Бик озак итеп бер ноктага карап ята-ята да килененә эндәшеп куя.
– Рузалия килен, нишлисең инде, Ходайның тәкъдире шулдыр. Бик бетеренмик әле, ашаган мал да йортына кайта. Кайтмый калмас, ул бит адәм баласы. Кайтыр ул, кайтыр, тик менә ничек кайтыр? – дип яшьле күзләрен сыпырып куя да әйләнеп ята.
Алга таба Рузалияне күпләр кызганып, күпләр сөенеп күзәтте. Язмышыма язылгандыр дип, ул үз эченә бикләнде. Еллар агымсудай ага торды.
Ямьле җәй көне иде. Рузалия эштән соң болынга җиләккә китте. Бер елап, бер җырлап, бөтен урманны яңгыратып кычкырып та куйгалады.
– И Ходаем! Син мине ни өчен баласыз, кипкән яфрак, корыган агач итеп яраттың соң? – дип, җанын ярсыткан сорауларына җавап табарга теләде.
Инде тынычланып, чиләген тутырып, кайтырга кузгалган иде. Хатынын үтереп төрмәдә утырып чыккан Акмалның атка атланып каршысына килеп басканын күргәч, Рузалия куркынып җиргә чүкте.
– Син нәрсә, тилебәрән орлыгы ашадыңмы әллә? Нидер сөйлисең, елыйсың, ир ышыгы, ир җылысы җитмиме әллә сиңа? – дип, ат өстеннән сикереп төшкән Акмал Рузалияне җиргә төртеп аударды. Рузалия күпме генә азапланса да, кабахәт ир аны кыйный-кыйный рәхәтләнеп мыскыл итте һәм: «Кара аны, барып кәнсәгә жалоба бирсәң, мин сине бу якты дөньяда бер көн дә яшәтмим. Минем хатын үтерү буенча опыт бар», – дип, атына атланып китеп барды.
Күгәрмәгән бер җире калмаган Рузалия көч-хәл белән генә өенә кайтып ауды. Бианасы Әсма табиб чакыртырга өндәде, ләкин килене башын гына чайкады. Өч көн өйдән дә чыкмады. Бригадир килеп эшкә чакыргач, Әсма әби: «Киленнең хәле юк, ул кар базына егылып төшкән, бераз хәлләнгәч, эшкә чыгар», – дип, аны өйгә дә кертмәде.
Кыйналган җир төзәлде, ләкин яралы йөрәге, сызлаган җаны гына мәңге төзәлер кебек түгел, күңелнең түрендә төер булып төйнәлеп калды. Әле ярый бианасы бик акыллы булып чыкты. Хәлне бик тиз аңлады һәм ахирәте Сабираның өйләнми йөргән улын килене белән кушып куйды.
Ел тула дигәндә, Рузалия тап-таза ир бала тапты. Бар авыл аһ итте. Бианасы Әсма да яшәреп китте, оныгын үзе мунча кертте, киленен уятмаска тырышып, төннәрен чиста биләүгә үзе биләде. Йортка тынычлык иңде. Тик Әсма әбинең күңеле генә улы Рөстәмне уйлый иде. Инде улының үлгәненә дә ун ай булган шул. «Елын үткәрергә кемнәргә әйтербез икән?» – дип, исемлек барлап куйды ул.
Әйе, Рузалия белән Ринат бик яхшы яшәп киттеләр, Аллага шөкер. Ә аның улы Рөстәм беренче хатыны Рузалиясен оныта алмады, гафу сорап килеп-килеп йөрде – Рузалиясе кичермәде. Аны да гаепләп булмый: килсә, кунак итеп чыгара иде. Ник килдең, кит, килмә дигәне булмады, Әсма әби шунысына да бик шөкер итә белде.
Авыл халкы шакката иде Рузалиягә.
– Ник кертәсең аны?.. Сине мыскыл итеп чыгып китте, якын да җибәрмә!.. – диючеләр булды.
– Әнкәйнең бердәнбер малае бит, килсен. Үземнең дә улым үсә, аның язмышына тагын ни язылгандыр, – дия иде Рузалия.
Олы йөрәкле Рузалияне икенче ире Ринат бик яратып-сөеп яши, аның өстенә, беренче иренең әнисен дә хөрмәт итә, тәрбия кыла. Рузалия шуны һич аңлый алмый: бәхетме бу, әллә язмышмы? Ләкин иң олы, иң чиста мәхәббәт ул беренчесе була торгандыр. Чөнки ире киткәч, ул моннан да артык ярату булмас, бүтән беркемне дә яратмам, бүтән беркем дә кирәк түгел миңа дип, үлә язган төннәрен исенә ала, уйга кала. Аерылышу төнен дә ул үзе билгеләп, Рөстәме белән мунчада үткәргән иде. Анда аларга беркем комачауламады. Бер-берсен кочаклап, бер сүз әйтмичә, авылда көтү киткәнне карап утырганнар иде. Ләкин ник икесенең берсенең авызыннан «аерылышабыз» дигән сүз чыксын… Ире ни уйлагандыр, ләкин Рузалия йомшаклык күрсәтте: «Бөтен тормышың чәлпәрәмә киләчәген беләм», – дип эндәшергә кыймады. Ярата иде ул Рөстәмен, ярата иде.
Үлгәненә ун ай тула – иренең бер көн дә төшенә кермичә калганы юк. Һаман шулай икәү каядыр баралар, нәрсәдер эшлиләр, ләкин иренең күзләре гел моңсу, уйчан, гаепле кеше кебек гафу сорый. «Онытма мине, мин сине генә яраттым», – дип, бүген дә әнә кул болгап, каядыр еракка юл алды.
Белми Рузалия, белми… Алда зур юл бар. Сынауларны үтә-үтә, ул шул юлга килеп чыкты. Ходай Тәгалә генә аның ышанычлы юлдашы. Озынмы ул юл, кыскамы – анысын да бер Ходай гына белә.

 

Альбина АВЗАЛОВА