Логотип «Мәйдан» журналы

Оныгым бирде табып

Картлыкның да матурлыгынТабарбыз, дигән идек.Ул матурлык кайда икән,Ничекләр аны белик? Ике аяк, кулда таяк,Туктаган юк эзләүдән,Иртә таңнан кичкә кадәрКүзлек төшми күзләрдән. Белдерүләр бик...

Картлыкның да матурлыгын
Табарбыз, дигән идек.
Ул матурлык кайда икән,
Ничекләр аны белик?
 
Ике аяк, кулда таяк,
Туктаган юк эзләүдән,
Иртә таңнан кичкә кадәр
Күзлек төшми күзләрдән.
 
Белдерүләр бик күп тә бит –
Шопинг, аэробика.
Язылуын язылырсың,
Пенсияң җитәр микән?
 
Тора торгач, нәрсә эзләп
Йөргәнне дә оныттым.
«Берәр айга карап тор,» –дип,
Китерделәр оныкны.
 
Таяксыз да яхшы чабам,
Күзлексез дә шәп күрәм.
Иртәдән кичкә кадәрле
Мәш киләм онык белән.
 
Бер бүлмәдән бер бүлмәгә
Тәпи-тәпи чабабыз,
Кичкә таба икебез дә
Күтәрәмгә калабыз.
 
Түш белән дә шуышабаз,
Тәгәрәп тә китәбез –
Шулай булгач, без алай ук
Карт та түгел икәнбез.
 
Ул чәчәдер – мин җыямдыр,
Мин җыямдыр – ул чәчә!
Кулның бушап торганы юк –
Уенчыклар бер әрҗә.
 
Буыннарны язар өчен,
Җиңәр өчен картлыкны,
Бер атна да җитеп артты –
Эзләп йөргәнмен юкны.
 
«Хәрәкәттә – бәрәкәт!» – дип,
Юкка әйтмәгән халык.
Бу дөньяның матурлыгын
Оныгым бирде табып.
 

Тәслимә КӘРИМОВА


Фото: https://twitter.com/

 
«Мәйдан» №9, 2020 ел.

Комментарийлар