Логотип «Мәйдан» журналы

Өмет таңнарым

Офыкларга карыйм өметләнеп,Атачагын көтеп таңнарның.Сизәм: бәхетемне таңда туганЯкты көннәрдән мин табармын!Хозурланып карап торганым барАлсуланып аткан таңнарга.Бөтен җаным-тәнем белән теләп,Шул таңн...

Офыкларга карыйм өметләнеп,
Атачагын көтеп таңнарның.
Сизәм: бәхетемне таңда туган
Якты көннәрдән мин табармын!
Хозурланып карап торганым бар
Алсуланып аткан таңнарга.
Бөтен җаным-тәнем белән теләп,
Шул таңнарның серен аңларга.
Кояш чыга… җылы нур бөркелә,
Чык җемелди тирәк-талларда.
Әллә нидән… әллә талгын җилдән –
Күл өстеннән томан тарала.
Ак май булып ята йөрәкләргә
Кош сайраулы, җырлы иртәләр.
Ирексездән, бездәй сагышлыны
Бу иртәләр назлап иркәләр.
Кояш күтәрелә. җир уяна…
Бар тереклек янә җанлана! –
Ярларыннан ташкан язгы судай,
Хис дулкыны тула җаннарга.
…Офыкларга карыйм өметләнеп,
Атачагын белеп таңнарның.
Беләм: илһамымны шул таңнардан,
Якты көннәрдән мин табармын!..
 

Роберт СӘЛАХИЕВ


Фото: ачык чыганаклардан

Комментарийлар