Логотип «Мәйдан» журналы

Өмет белән күңел тулышкан

Салават Рәхмәтулла шигыре.

Сорау белән – күзләр мөлдерәмә,
Сорау белән – күңел тулышкан:
«Бу Җир шары берчак тынар микән,
Тынар микән берчак сугыштан?..»
Эче-тышы тулы – дары хәзер,
Орбитасы-юлы – гел дары...
Түп-түгәрәк алма сыман түгел,
Мина сыман хәзер Җир шары.
Бер метеор килеп бәрелсә дә,
Көлгә очар төсле – таралып.
Һәм Кояш тирәли Җир урынына
«Кара бушлык» очар каралып...
Кеше яратылган чордан башлап,
Җир – ялкында, утта, күмердә...
Тереклекнең акыллысымы без,
Иң акылсызымы бу Җирдә?!
Дөнья тулы – корал: һәркайсыбыз
Әллә ничә тапкыр үләрлек.
Әйт, табигать, кешегә аң биреп,
Эшләдеңме әллә юләрлек?!
...Өмет белән – күзләр мөлдерәмә,
Өмет белән – күңел тулышкан:
Бу Җир шары берчак тынар сыман,
Тынар сыман берчак сугыштан!
Кешелеккә – аек акыл кирәк,
Җир-анага – җаннар тынгысы!
Соңгы сугыш – үткән сугыш микән?
Алда микән әллә соңгысы...


Салават РӘХМӘТУЛЛА

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

Комментарийлар