Логотип «Мәйдан» журналы

ӨМЕТ

Газиз Татарстаным, газиз халкым өстенә мәңге батмас Кояш чыкса иде дигән теләктә... Өнемме соң бу, төшемме?Ни булыр бу, аңламыйм?!Менә нигә тап булдым мин,Бәян итим соңламый:Игътибар, назга сусаганКыс...

Газиз Татарстаным, газиз халкым өстенә мәңге батмас Кояш чыкса иде дигән теләктә... 
Өнемме соң бу, төшемме?
Ни булыр бу, аңламыйм?!
Менә нигә тап булдым мин,
Бәян итим соңламый:
Игътибар, назга сусаган
Кысыр, ятим җирләрне
Башлы-күзле итеп куйган
Илебезнең ирләре.
Озак көттерми нәтиҗә,
Киткән шундый багланыш:
Бакча арты бакча туган,
Күкрәп үскән мул уңыш!
Кибет, базар киштәләрен
Тутырган җиләк-җимеш,
Хәтта пенсионер әби
Алырлык арзан, имеш!
Ит-сөт, ипи, йомырканы
Әйтеп тә торасы юк:
Экологик чиста бары,
Тиен генә шулай ук!
Килгән Канада ит сорап,
Поляк, венгр — алмасын,
Сыйфатлырак дип сезнеке,
Бирдек — бездән калмасын!
Шул җирлектә шатлык булып
Туган фабрикалар,
Тукыма, тунны ... төрекләр
Хәзер бездән алалар!
Алман әфәнделәрне дә
Узып киткәнбез икән:
"Мерседес" ур(ы)нына "Мәрьям"
Бар дөньяны "шок" иткән!
Англия лордлары да
Кабул иткәннәр канун:
Алсыннар дип тирән белем,
Җибәрә башлаган безгә
Талантларының барын!
Чит илдәге валюталар
Кайткан Туган иленә,
Хезмәт итә Рәсәйгә,
Ник адашып йөрергә?!
Технологик казанышлар
Бары безнеке икән,
"Санкция" дигән "зверь"ләр
Түзмәгән, качып киткән!
Беренче Ил башлыгы да
Җыена ди кайтырга,
Шундый Илең була торып,
Нишләп читтә ятарга?!
Халыкара валюта да
"Рубль" икән күптән,
Кайгыра АКШ, Көнбатыш:
Рәсәй узып киткән.
Халыкара кануннар да
Чагыла һәр адымда:
Һәр милләткә — тулы хокук!
Һәр тел — халкы кулында!
Ана, бала, ата-баба,
Һәммәсе үз ур(ы)нында,
Һәммәсендә — камил Иман,
Һәр кол хаклык юлында!
Беткән алдау, беткән урлау,
Беткән бюрократия,
Менеп утырган тәхеткә
Чып-чын демократия,
Чын иманократия!
Бу юлларым — юк, төш түгел,
Өн дә булып бетмәгән:
Ватан кызының йөрәген
Ниләр генә өтмәгән дә
Ниләр әсир итмәгән?!
Якты хыял бу юлларда,
Олы өмет Ватанга!
Шулай гына була күрсен!
Ярдәм итче, йә АЛЛАҺ!
Гөлия ФӘИЗОВА.

Комментарийлар