Логотип «Мәйдан» журналы

Олимпия чемпионы Чистай балаларын осталыкка өйрәткән

Кичә, 9 ноябрьдә, Чистайның "Лидер" спорт комплексында зур спорт чарасы үтте: Владимир Сальников балалар өчен осталык классы үткәрде.Владимир Сальников – СССРның атказанган спорт остасы, 4 тапкыр Олим...

Кичә, 9 ноябрьдә, Чистайның "Лидер" спорт комплексында зур спорт чарасы үтте: Владимир Сальников балалар өчен осталык классы үткәрде.
Владимир Сальников – СССРның атказанган спорт остасы, 4 тапкыр Олимпия чемпионы, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты. Ул Чистай районының "Лидер" балалар-үсмерләр спорт мәктәбе шәкертләрен – күптән түгел генә ачык шәһәр беренчелегендә җиңүче һәм призерлар булган балаларны йөзү серләренә төшендерде. Владимир Сальников осталык серләрен генә ачып калмады, ә үз җиңүләренә китергән тәҗрибәсе белән дә уртаклашты, дип хәбәр итә Интертат.
DSC_0063

Комментарийлар