Логотип «Мәйдан» журналы

Олимпиаданың тугызынчы көнендә Россия җыелмасы нинди нәтиҗәләргә иреште?

 Тугызынчы көндә Россия спортчылары 3 алтын,  2 көмеш һәм 2 бронза медаль яулады.  Фото: http://osurgut.comТеннисчылар Елена Веснина һәм Екатерина Макарова, борысларда күнегүләрдә гимнастчы...


 


Тугызынчы көндә Россия спортчылары 3 алтын,  2 көмеш һәм 2 бронза медаль яулады.


 
Russia's Ekaterina Makarova and Elena Vesnina return to Switzerland's Timea Bacsinszky and Martina Hingis during the final of the women's doubles tennis competition at the 2016 Summer Olympics in Rio de Janeiro, Brazil, Sunday, Aug. 14, 2016. (AP Photo/Vadim Ghirda) Фото: http://osurgut.com

Теннисчылар Елена Веснина һәм Екатерина Макарова, борысларда күнегүләрдә гимнастчы Алия Мостафина һәм грек-рим стилендә көрәштә Роман Власов алтын медальләр яулады.
Винтовкадан атучы Сергей Каменский һәм таянулы сикерүдә гимнастчы Мария Пасека җыелма командага көмеш медальләр китерде.
Паруслы спортта Стефания Елфутина һәм велотректа шәхси спринтта Денис Дмитриев бронза призерлары булдылар.
Нәтиҗәдә, гомумән алганда, командада - 9 алтын, 11 көмеш һәм 10 бронза медаль. Шулай итеп, Россия җыелмасы гомум зачетта алтынчы урыннан дүртенче урынга менде.
Беренчелекне АКШ җыелмасы алып тора, аның 26 алтын, 21 көмеш һәм 22 бронза медале бар. Икенче урында Бөекбритания (15, 16, 7), өченче урында - Кытай (15, 13, 17).
 

 

Комментарийлар