Логотип «Мәйдан» журналы

Өйрәник әле серләрен

Өйрәник әле серләрен,болыт телен өйрәник –ләйсән булып яварбыз.Чакма чагып, очкын табып,без ут телен өйрәник –кара төндә янарбыз.Адашканга юл булыр,чакма теле шул булыр.Күп беләбез, дип сөйләнмик,суда...

Өйрәник әле серләрен,
болыт телен өйрәник –
ләйсән булып яварбыз.
Чакма чагып, очкын табып,
без ут телен өйрәник –
кара төндә янарбыз.
Адашканга юл булыр,
чакма теле шул булыр.
Күп беләбез, дип сөйләнмик,
судан да тел өйрәник –
дәрьяларга агарбыз.
Дәрья ерак… Без иң башта
тамчы телен өйрәник –
яз җитте дип тамарбыз.
Тама-тама күл булыр,
тамчы теле шул булыр.
Абага телен өйрәник!
Җиде төн урталарында
чәчкә атып карарбыз…
Силә телен, сиртмә телен,
бишек телен өйрәник –
илгә бәби табарбыз.
Кыз булмаса, ул булыр,
абага теле шул булыр…
 

 Мәхмүт ГАЗИЗОВ


Фото: vk.com

Комментарийлар