Логотип «Мәйдан» журналы

Офтальмолог сүзе: күзгә лазер операция, линзаның зыяны һәм коры күз синдромы турында

Республика клиник офтальмология хастаханәсенең беренче категорияле күз табибы һәм хирургы Лилия Ногманова белән күз күреме начарлану сәбәпләре һәм лазер опереациясе турында сөйләштек. Кайсы очракта оп...

Республика клиник офтальмология хастаханәсенең беренче категорияле күз табибы һәм хирургы Лилия Ногманова белән күз күреме начарлану сәбәпләре һәм лазер опереациясе турында сөйләштек. Кайсы очракта операция ясатырга ярамый? Операциядән соң күз күреме начарлана аламы? oftolmolog
– Хәерле көн, Лилия Рәмисовна! Ни сәбәпле күзләр начар күрә башлый?
– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 300 миллионнан артык кеше күз күреме начар булудан интегә.
Аларның 43 проценты күзнең оптик системасында яктылыкның сынуы (рефракция) үзгәрү белән бәйле. Нәтиҗәдә, кешедә күрәкарау (близорукость), үтәкарау (дальнозоркость) яки астигматизм барлыкка килә. Астигматизм булганда яктылык бер ноктага гына җыелмый, ә таралып китә, шуңа сурәт икеләнеп күренә.
Күз күреме начарлану, кагыйдә булганча, озак вакыт дәвамында, күзгә көч китереп төрле гаджетлар белән эшләүдән тора. Ул күздә киеренкелек тудыра, күзләр кибә. Бу очракта генетика зур роль уйный. Күзнең генетик мөмкинлекләре күз алмасы үсеше тукталырга тиеш булгач та, аның үсүе дәвам итүгә китерергә мөмкин. Аннан кала күзгә миклоэлементлар җитмәскә мөмкин, нигездә ул кальций җитмәү белән бәйле, ә организмдагы кальцийны шикәр киметә.
Иң мөһим сәбәпләрнең берсе — психосоматика. Кеше үзенең киләчәгеннән курка һәм перспективаны күрми, ул үз дөньясында бикләнеп яши, чынбарлыкны кабул итәргә теләми һәм дөньяның күбрәк негатив якларын гына күрә.

Күп кенә ата-аналар фикеренчә, балаларны беренче яки икенче рәттәге парта артына утыртырга кирәк. Баланың күз күреме белән авырлыклар булмаса, ә начар күрү күзлек яки линза ярдәмендә әйбәтләнмәсә, ул дөрес түгел. Күзнең ерактан күрү сәләте күз алмасы өчен гадәти функция булуны аңларга кирәк.
Тулаем караганда, күз күреме бозылмасын өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк, ягъни дөрес тукланырга, саф һавада йөрергә, витаминнар кабул итәргә. Ерактан начар күрү саф һавада озак вакыт үткәргән балаларда әкренрәк барлыкка килә.
Күз күреме начарланса, белгечкә мөрәҗәгать итмичә генә өй шартларында дәвалану дөрес түгел. Белгеч күз күремен яхшырту ысулларын сайлый, унҗиде яшькә кадәр балаларга линза яки күзлек тәкъдим итә.

«Линзалар күз күремен күпкә начарайтырга мөмкин»


– Линзаларны озак вакыт дәвамында кию күзләргә начар йогынты ясыймы?
– Күзлек һәм линза — күз күремен яхшыртуның вакытлыча ысулы, алар, әлбәттә, дәваламый. Линза кию күпкә уңайлы, җиңел һәм файдалы ысул дип санала, тик шул ук вакытта аның тискәре йогынтысы да бар.
Безнең күз атмосфера һавасын сулый. Хәзерге линзалар аша кислород уза дип саналса да, линза күзне киптерә. Коры күз синдромы барлыкка килергә мөмкин
Мөгез катлау тирәсендә кан тамырлары челтәре бар, линза шул челтәргә басым ясый, аның нәтиҗәсендә ишемия барлыкка килә. Ул мөгезкатлауга кан тамырлары үсүгә китерә, аның нәтиҗәсендә күз алмасының төзелеше үзгәрә һәм рефракция бозыла. Линзалар күз күремен күпкә начарайтырга мөмкин, шуның өчен линзаны биш, иң күбе дигәндә ун ел кияргә ярый.

– Төнге линзалар да шулай тәэсир итәме?
– Төнге линзаларның да җитешсезлекләре бар. Аларга карата берничә фикер формалашкан. Бер галимнәр фикеренчә, ул линзаларны кию күрәкарау үсешен туктатып тора. Ул мөгезкатлауга механик басым ясый, күпмедер дәрәҗәдә яссыландыра һәм кешенең күз күреме вакытлыча әйбәтләнә.
Икенче галимнәр фикеренчә, ул линзалар тискәре йогынты ясый, чөнки линзаның күзнең тышкы катламына һәрдаим ышкылып торуы кератоконус кебек авыру барлыкка китерә, ягъни мөгезкатлау конус формасын ала.
Озак вакыт линза киеп йөргән кеше бервакыт аларны кия алмый башлый һәм ул лазер ярдәмендә операция ясауга бер сәбәп була.
– Лазер ярдәмендә күз күремен яхшырту нидән гыйбарәт?
– Лазер — ул төгәл хирургия. Лазер күз алмасының геометрик параметрларын үзгәртә. Ул мөгезкатлауның калынлыгын үзгәртүдән тора. Шуның хисабына без күзнең оптик системасын камилләштерә алабыз, һәм фокус төгәл челтәр катлауга барып җитә. Лазер тукыманың бер өлешен юкка чыгара.
Лазер операциясенең төрле ысуллары бар. Аның технологиясе нигездә бер булып кала. Һәр ысулда да мөгезкатлауның бер кисәкчәсе белән эшләү күз уңында тотыла. Ысуллар стандарт яки кеше өчен индивидуаль була ала. Стандарт очракта бары тик диоптрияләр белән эшлиләр, ә икенче очракта һәр күз алмасының үзенчәлекләре истә тотыла, диоптрияләрдән кала барлык тигезсезлекләр бетерелә.

«Коры күз синдромын бетерү авыр»


– Лазер операциясен ясату алдыннан нинди тикшеренүләр үтәргә кирәк?
– Лазер операциясен ясату алдыннан тулысынча тикшеренү узарга кирәк. Күз алмасының бөтен параметрлары да тикшерелә.
Күз күреме ачыклана, рефракция билгеләнә, басым тикшерелә, пациентка томограмма ясала. Ул рәсемнән мөгезкатлаудагы барлык тигезсезлекләр күренә. Әгәр дә ниндидер вакытлыча авырулар булса, башта аны дәвалыйбыз, соңыннан гына операциягә рөхсәт бирәбез. Кайбер пациентларга күпмедер вакыт дымландыручы дарулар тамызырга кушабыз, чөнки күзләр нык коры була. Кайвакыт коры күз синдромын бетерү бик авыр була.
Күзне тикшерү алдыннан кимендә бер атнага линзалардан баш тартырга кирәк, ул күзнең өске катламы нормаль хәлгә кайтсын һәм күрсәткечләр дөрес булсын өчен кирәк.
Шулай ук хатын-кызларга ясалма керфекләрне салырга кирәк, чөнки ул тикшерү вакытында комачаулый. Операция көнендә косметика кулланырга, бизәнергә ярамый.

– Кайсы очракларда лазер ярдәмендә операция ясарга ярамый?
– Лазер операциясен үткәрү өчен чыннан да каршылыклар бар. Алар вакытлыча яки даими булырга мөмкин. Вакытлыча гына булса, аларны дәвалаганнан соң, операция ясатырга мөмкин булачак. Глаукома, катаракта, көчле шикәр авыруы, аутоимун авырулар булса, лазер операциясен ясатырга ярамый. Шулай ук йөкле вакытта һәм баланы имезгән чорда ясатырга ярамый. Йөклелек вакытына карата чикләүләр диагностика вакытында ук билгеле була.
– Яшь чикләре нинди?
– 18 яшькә кадәр организм әле үсә, шул исәптән күз алмасы да, шуның өчен коррекция ясату өчен иң кулай вакыт 18 яшьтән 45 яшькә кадәр булган аралык санала. 45 яшьтән соң олыгаю белән бәйле үзгәрешләр барлыкка килә.
– Ел фасылына карата чикләүләр бармы?
– Тернәкләнү вакыты ел фасылына бәйле түгел. Теләсә кайсы вакытта ясатырга мөмкин. Күзләр яктылыкка бик сизгер булса, кояштан саклый торган кара күзлек кияргә киңәш ителә.

Күзгә опреация ясаткач, ничек сакланырга?


– Күзе начар күрүче кеше бик озак вакыт лазер операциясен ясатуга батырчылык итә алмый. Ул нәрсәдән курка?
– Бөтен куркулар да белем җитмәгәннән килә. Беренчедән, «Мин тартынып куйсам, лазер күзнең уртасыннан эшләмәс», — дигән курку бар. Ул курку урынсыз, чөнки хәзерге лазердагы трекер күз алмасының йөрешен контрольдә тота.
Икенчедән, күз күреме бөтенләй югалудан куркалар. Лазер операциясен үткәрү буенча дөнья тәҗрибәсенә игътибар итик, ул алтмыш елдан артык. Шул вакыт эчендә лазер коррекциясенең күз күремен югалтуга китергән очрагы юк. Хәзерге технологияләр барлык аномалияләрне тиз, төгәл юкка чыгарырга ярдәм итә.
– Лазер ярдәмендә күз күремен кайтарганнан соң ниләр эшләргә ярамый?
– Мөгезкатлау бик тиз регенерацияләнә. Операция ясаганнан соң, беренче көнне күз алмасын кысмаска, күзне кул белән умаска, көч китермәскә кирәк. Беренче көнне үк руль артына утырырга киңәш ителми, чөнки яктылыктан курку булырга мөмкин. Күзгә ком яки чит әйбер кергән кебек тоелырга мөмкин, ул гадәти күренеш.
Операция ясатканнан соң бер ай дәвамында контактлы спорт төрләреннән баш тартырга кирәк. Кызларга ике атна дәвамында керфекләрне, күзләрне буярга ярамый. Ир-атларга 20 килограммнан артык авыр әйбер күтәрергә киңәш ителә. Бер ай дәвамында мунча, сауна, бассейнга барырга ярамый. Нык температуралар алмашы булырга тиеш түгел.

– Бер тапкыр операция ясатканнан соң күз күреме яңадан начарлану ихтималы бармы?
– Лазер коррекциясенең нәтиҗәсе тотрыклы булып кала. Күз күреме яшь белән бәйле үзгәрешләр нәтиҗәсендә булырга мөмкин. 40-45 яшьтә пациентные якыннан начар күрә башлавы бар. Башка үзгәрешләр күз алмасы авырулары яки ялкынсыну белән бәйле булырга мөмкин.
– Шулай да күз күреме начарланса, операцияне кабат ясарга ярыймы?
– Әгәр мөгезкатлау калынлыгы мөмкинлек бирсә, ярый. Күрсәткечләрне карасак, нормаль калынлык 520-560 микрон, калын — 600 артык, нечкә — 500 микроннан кимрәк. Бер диопртия 15-13 микронны ала, тик узарга ярамаган чиге бар, мөгезкатлау калынлыгы 300 микрон калырга тиеш.

«Лазер башка операцияләрне ясауга каршылык тудырмый»


– Лазер коррекциясен ясатканнан соң, вакыт үтү белән күзгә башка операцияләрне ясатырга ярыймы?
– Лазер коррекциясе күзнең өске катламында ясала, күз ясмыгына (хрусталик) тими. Лазер башка операцияләрне ясауга каршылык тудырмый, алар үзара бәйле түгел. Әлбәттә, ясарга ярый.
– Операция вакытында пациент авырту сизәме?
– Операция алдыннан пациентның күзенә дару салына, ул анестезия була, пациент берни дә сизми. Күзләр йомылмасын өчен куелган җайланма сиздерергә мөмкин.
Пациент операциягә баруын аңларга, үзен кулга алырга, табиб белән элемтә булырга тиеш, ул күпкә эшне җиңеләйтә.

– Операциядән соң пациентлар нинди хисләр кичерә?
– Операция бүлмәсендә алар: «Нигә шулай озак вакыт куркып йөргәнмендер, бик җиңел үтте бит», — диләр. Операция бүлмәсендә пациент күп дигәндә 7-10 минут була. Нәкъ лазер эше 7-10 секунд кына дәвам итә. Икенче көнне пациент бик бәхетле булып килә. Дөньяны икенче төрле күрә башлавын сөйли.
— Күзгә лазер операциясе ясаганны гади күз белән карап аңлап буламы?
– Юк, аны гади генә офтальмолог та микроскопсыз күрмәскә мөмкин. Мөгезкатлау идеаль халәткә килә, бернинди эзләр дә калмый.

«Без инде бөтен кешегә лазер операциясен ясадык кебек»


– Сез барысы ничә лазер операция ясадыгыз?
– Мин 2010 елдан күз күремен яхшырту буенча лазер операцияләрен ясыйм. Ул вакыттан барысы уналты мең операция ясадым. Елына 1500-2000 операция үткәрәм.

– Күзгә лазер операциясен ясаучы табибның стажы ничә ел булырга тиеш?
– Табиб лазер операциясен биш ел дәвамында ясый икән, ул әйбәт белгеч дип санала, чөнки ул барлыкка килергә мөмкин булган авырлыкларны алдан ук күрә белә.
– Иң авыр очракны искә төшерә аласызмы?
– Мин аларны авыр димәс идем, дөресрәге, стандарт булмаган очраклар. Пациентта берничә төр астигматизм була ала: мөгезкатлауда һәм хрусталикта. Мөгезкатлаудагысын бетерсәк тә, икенчесе калырга мөмкин. Ул вакытта баланс табарга кирәк була.
– Беренче операцияне хәтерлисезме?
– Әйе, курку бар иде. Хәзер технологияләр күпкә алга ките, лазер куркынычсыз. Онлайн режимда ук ничә диоптрия үзгәртә алганны карый алабыз. Яңа технологияләр барлыкка килеп тору сәбәпле, без һәрвакыт өйрәнеп торабыз. Мәскәү, Питерда укулар уза.

– Табиблар үзләренә лазер операциясен ясатмый, дигән сүз ишеткәнем бар. Ул дөресме?
– Табибларга нинди генә хәлләр белән очрашырга туры килми, шуларны күргәннән соң, аларда курку барлыкка килә, ул — «перестраховка». Күбесе яшь белән бәйле рәвештә ясата алмый, күзлек комачаулый, ә линза ярамый, мәсәлән. Яшь табибларның барысы да ясатты диярлек, күзлектән олыраклар йөри, яки операция ясатырга ярамаган табиблар. Без инде бөтен кешегә лазер операциясен ясадык кебек (көлә).

Чынлыкта ничек?


Үзем дә дүрт-биш ел ул адымга барырга батырчылык итә алмый йөрдем. Узган ел ахырында ясатырга ярыймы- юкмы икәнне генә белергә дип, тикшеренү узарга булдым. Анда чыннан да бик күп төрле аппаратларда тикшерәләр. Күп тапкыр күз тикшерткән кешеләр аңлар: теге кыр уртасындагы һава шарына да карыйсың, бер-ике ят аппарат артында утырасың һәм, әлбәттә, хәрефләр укыйсың. Һаман да шул диварда янып торган хәрефләр. Технологияләр бик алга китте кебек инде, тик барыбер хәреф, сан укытып йөдәтәләр. Табиб әйтүенчә, күз күремен тикшерүнең башка ысулы юк, бары тик шулай гына.
Ясарга ярый дигәч, ясатырга булдым. Курку бар иде, әлбәттә, әмма соңыннан булган шатлык белән ул куркуны чагыштырып булмый.
Битне күзләр генә күренеп калырлык итеп каплыйлар, алда янып торган утка карап торырга кирәк. Күзләрне махсус җайланма ярдәмендә ачтыртып куялар. Ул, чыннан да, иң читен момент, ә калганы бөтенләй сизелми диярлек, бары тик бермәл дөм караңгы булып ала.

Операция дәвамында күзгә бик күп дару салалар, коялар дияр идем хәтта. Операция чыннан да бик тиз уза, ун минут та үтмәгәндер. Соңыннан үзең торып, икенче бүлмәгә чыгып утырасың, яктылык күзгә нык тәэсир итмәсен өчен кара күзлек киеп утырырга кирәк. Күздә бераз ком кергән кебек хис була. Барысы да күренә.
«Мин беркайчан да дөньяны бу дәрәҗәдә күрмәгән икән», — дигән уйлар килә. Чөнки күз күреме үземне хәтерләгән вакыттан ук начар иде, ә соңгы вакытта бик төшкән иде күз күреме. Икенче көннәрдә тирә-яктан артык күп мәгълүмат керә кебек тоелды, ул бераз башны авырттыра. Әйтерсең лә мин артык күпне күрәм. Күрергә ярамаган әйберләр күренә кебек.
 

Фото: Владимир Васильев 


https://intertat.tatar/news/health/25-01-2021/oftalmolog-s-ze-k-zg-lazer-operatsiya-linzany-zyyany-m-kory-k-z-sinromy-turynda-5800645

Комментарийлар