Логотип «Мәйдан» журналы

Очрашырбыз әле...

Очрашырбыз әле...Үтсә дә күп еллар,Барысы да беткәч үзгәреп.Тик йөрәктә бары син булырсың,Хәтеремдә − синең күзләрең.Аяз көндә, бәлки усал төндә,Җәйге челлә, кышкы салкындаБу хыяллар бер тормышка ашар...

Очрашырбыз әле...
Үтсә дә күп еллар,
Барысы да беткәч үзгәреп.
Тик йөрәктә бары син булырсың,
Хәтеремдә − синең күзләрең.
Аяз көндә, бәлки усал төндә,
Җәйге челлә, кышкы салкында
Бу хыяллар бер тормышка ашар,
Тавыш бирер йөрәк сак кына.
Җыерчыклар тулы йөзләр булыр,
Чәчләр инде акны йөгерткән,
Гаиләлеме, яки ялгыз килеш —
Тик йөрәктә яныр ут-көлтә.
Син һаман да шундый чибәр килеш,
Яшь кыз түгел үзем күптәннән.
Тик күңелдә янә кайнап чыгар
Яшьлек хисе – сине үпкәндә.
Элеккечә, җитәкләшеп икәү,
Хыялланып алга атларбыз.
Ләкин тормыш бушка үткән булыр:
Тота алмагач әйткән антларыбыз.
Агачлар да бер торыкка биек,
Без очрашкан урын инде юк.
Тормыш кыска, очрашулар тагы да,
Сызгырып оча яннан гүя ук.
Мин онытмам мәңге ул сөюне,
Мәхәббәтне, мине җылыткан.
Тик бит сине явызларга тартып
Инде ничә дистә ел йоткан.
Кайдан эзлим сине ул чагында?
Кай тарафта – ул сөю тәме?
Күп еллар да безне аера алмас.
Ышан гына!
Очрашырбыз әле...
 

Илзия ФАТЫЙХОВА


Фото: https://www.facebook.com/

 
«Мәйдан» №9, 2020 ел.

Комментарийлар